Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
1 гыйнвар 2021, 02:00

- Шанлы вакытлар иде, -ди комсомолдагы еллары турында Я.С.Хисмәтуллин

Җаваплылыгы чикләнгән “Кислород” җәмгыятенең элекке җитәкчесе, М.Акмулла исемендәге район премиясенең учредителе Ягъфәр Хисмәтуллинның исеме районда гына түгел, аның чикләрендә, шул исәптән күрше Татарстанда яхшы таныш. Ләкин Ягъфәр Сәягъфәр улының яшьлек елларында комсомолда башлап йөрүчеләрнең берсе булуын бар кеше дә белмидер, мөгаен. Нәкъ менә комсомолда эшләү аңа характерын чыныктырырга, кешеләрне белергә, лидерлык сыйфатларын үстерергә ярдәм иткәндер дә. Ул үзе бу еллар турында зур канәгатьлек белән искә ала.

Я.Хисмәтуллин Айдарәле авылында туган. Үзләрендә 7 классны тәмамлагач, укуын Тәтер-Арслан урта мәктәбендә дәвам итә.

- 14 яшем тулу белән мине, актив һәм яхшы укучы буларак, комсомолга керергә тәкъдим иттеләр, - дип сөйли Ягъфәр Сәягъфәр улы. – Юлаучы машинаның арбасында классташлар белән Стәрлебашка барып җиттек һәм райкомда өлкән иптәшләр безне комсомолга алып, комсомол билетлары һәм значоклар тапшырдылар. Ул вакытта кичергән горурлык һәм шатлык хисләрен әйтеп тору кирәк микән. Чөнки комсомол булу – бик зур мәртәбә иде. Бу 1960 елның ноябрь ае иде.

9 класста актив егетне мәктәпнең башлангыч комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.

- Без бик актив эшләдек, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – “Комсомол прожекторы” стена гәзитен чыгара, комскомитет утырышларында укуда өлгермәүчеләрне һәм хулиганнарны тикшерә идек. Металл сыныклары, макулатура җыя, төрле спорт чаралары оештыра, урындагы колхозга авыл хуҗалыгы эшләрендә ярдәм итә идек.

Мәктәпне тәмамлагач, Я.Хисмәтуллин Стәрлетамак шәһәренә математика укытучыларының бер еллык курсларына укырга керә. Аннары Нижние Карамалы авылында мәктәптә эшли. Аннан оештыру сәләте булган егетне комсомол райкомына чакыралар, ул анда бүлек мөдире булып эшли. Ул вакытта Рәшит Рафиков, Таһир Фәттахов беренче секретарьлар, Рәйсә Гайсарова – икенче секретарь була.

- Комсомол дәрте, чәм белән эшли идек. Гадәти эшләрдән тыш, җитдирәк мәсьәләләр белән дә шөгыльләндек. Район өмәләре оештырып, В.И.Ленин һәйкәлен куюга алты мең сум акча җыйдык.

Яки менә 1975 елны алыйк. Ул вакытта республикада бик нык корылык була, көньяк районнар, шул исәптән безнеке дә бик каты зыян күрә. Комсомол райкомы өлкән класс укучыларыннан 50шәр кешелек ике төркем оештырып, Гафури районына мал азыгы хәзерләргә баралар. Тырышып эшлиләр. Хәзерләнгән мал азыгы “Урал” колхозына сарыкларны кышлату өчен җиткән. Яшьләр белән бергә Фәрит Вахитов, Спартак Хәбибуллин, Мөнир Ишморатов баралар.

1976 елда без җитештерү һәм уку алдынгылары слетлары үткәрә башладык. Бу җаваплы һәм мәшәкатьле эш иде. Чөнки башта районда ярышлар үткәреп, йомгаклар ясарга кирәк иде. Ә бүләкләү соңгы этап булып тора. Аның каравы нинди! Бәйрәм концерты күрсәтеп, телевидение чакырып, ветераннар белән, барысы да бик матур итеп оештырыла иде. Аннары алдынгыларның исемнәре Мактау тактасына куела.

Дөресен әйтим, шанлы, күңелле вакытлар иде! Ә активист-башлап йөрүчеләр нинди иде! Нәтиҗәдә аларның күбесе төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр булып китте. Ул елларда тырышып эшләгәннәрнең кайберләренең генә исемнәрен әйтеп китәм. Болар Хәлим Гайсаров, Рәфкать Шаһиморатов, Мөнәвәрә Сөяргулова, Флорит Искәндәров, Тимербай Кәримов, Рәйхан Исмәгыйлева, Сөләйман Кәримов, Ләлә Сөләйманова, Наил Хөснетдинов, Марат Абсаттаров, Закир Максютов, Сәбилә Гафиева, Галиян Собхангулов, Рафаил Ишсарин, Минсара Рыклова, Гаяз Алтынбаев, Мидхәт Заманов, Риф Сәгетдинов, Зөфәр Галәветдинов, Венер Арсланов, Гали Усманов, Марат Галиев, Рафаэль Бакиров, Леонард Скуин, Виктор Шишков, Роза Яушева, Фроза Тукбаева, Амур Ибәтуллин, Рәфис Фәйзуллин һәм башкалар.

Безнең аерым горурлык – төрле елларда Бөтенсоюз съездларында республика делегациясе составында Стәрлебаш районыннан җибәрелгән делегатлар – Фәрит Каюпов, Сәрия Әһлиуллина һәм Наил Мәхмүтов. Безнең районга өч делегат аз түгел иде.

Шулай ук Ягъфәр Сәягъфәр улы районның элекке җитәкчесе, комсомол райкомына акыллы киңәшләре һәм эше белән сизелерлек, зур ярдәм күрсәткән Барый Арслангуловны бик җылы хисләр белән искә алды. Шулай ук үзе белән бергә комсомол райкомында эшләгән Фәрит Вахитовның, Фәридә Батыршинаның, Галина Шаклеинаның, Рәйсә Фаткуллинаның, Мөнир Ишмуратовның энтузиазмын, тормыш егәрлеген, онытылмаслык үткәрелгән чараларны искә алды.

- Алар кешеләрне җәлеп итә, ялкынландыра, шулай ук үз уйларын гамәлгә ашыра белгән лидерлар иде, - ди ул.

Аның тирән инануларынча, комсомол кебек кадрлар әзерләгән, киң фикер йөрткән, үзенә җаваплылык алырга курыкмаган, намуслы эшләгән куәтле яшьләр оешмасын бетерүгә юл кую бик җитди хата.

- Үз вакытында “комсомол” исемен горур йөрткән кешеләрнең барысын да бәйрәм белән котлыйм һәм һәрвакыт күңелләре белән яшь калуларын телим, - диде хушлашканда Ягъфәр Сәягъфәр улы.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас