Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 декабрь 2020, 12:53

Киң профильле энергетик, оста җитәкче

Җылылык энергетикасы ветераны Рәшит Сираҗетдиновның (рәсемдә) хезмәт стажы 45 ел. Шуның 35 елын ул Стәрлебаш авылының үзәк котельныенда һәм җылылык челтәрләрендә өзлексез эшләүгә багышлаган. Анда 1986 елда контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика (КИПиА) электрослесаре булып башлый, бер үк вакытта электромонтер вазыйфасын башкара.

2001 елда үз эшен тиешенчә башкарган, оста белгеч ПУЖКХ җитәкчелеге тарафыннан производство участогы, җылылык челтәрләре һәм үзәк котельный мастеры итеп үрләтелә.
Рәшит 1956 елның 3 гыйнварында районның иң матур почмагында урнашкан Ак чишмә авылында туа. Матросов исемендәге колхозның алдынгы комбайнчысы Нурфәез абый һәм шикәр чөгендере үстерү буенча звено башлыгы Хәмидә апаның эшсөяр гаиләсендә икенче бала булып үсә, аңардан тыш гаиләдә тагын дүрт кыз тәрбияләнә. Бүгенге көндә апасы Рәмзия, педагог, Карагыш авылында яши, сеңелләре – Рәзилә һәм Фаягөл – Стәрлебашта, Фәймә Ишембай шәһәрендә казначейлыкта эшли.
Рәшит 1972 елда Әмир урта мәктәбенең беренче чыгарылышында ун классны тәмамлый. Шул ук елда балачактан техника белән мавыккан егет Стәрлетамак шәһәренең 48 санлы һөнәри-техник училищесына укырга керә, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика (КИПиА) электрослесаре һөнәрен үзләштерә. Белгечлеге буенча “Авангард” заводында эшли. Үз бурычларын намуслы үтәгәне өчен коллективта ихтирам яулый, яшь эшче, цех комсоргының фоторәсеме хезмәттә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен предприятиенең Мактау тактасында урын ала. Ул даими рәвештә белемен арттыру өстендә эшли. 1974 елда катлаулы көнкүреш техникасын ремонтлаучы техник-электромеханик квалификациясе буенча технологик техникум дипломын яклый.
1974-1976 елларда Рәшит Польшада хәрби хезмәт үтә. Армиядән соң 1980 елга кадәр “Авангард” заводында яраткан һөнәре буенча эшләвен дәвам итә. Гаилә хәле буенча шул ук елда туган авылына кайта һәм Әмир авылының терлекчелек комплексына баш энергетик-электромонтер булып урнаша. Әмма 1986 елда сөт комплексының эше тукталу белән бәйле Рәшит Нурфәез улы Стәрлебашка күченә һәм үзәк котельныйга эшкә килә.
2019 елда биш казаны белән һәм гомум куәте 11 мегаватт булган әлеге котельный кырык ел эшләгәннән соң туктатыла. Аның урынына элекке үзәк котельный территориясендә 1,5 һәм 1,0 мегаватт куәтле һәм урындагы колледж территориясендә 0,5 мегаватт куәтле блок казаннары эшләтеп җибәрелә.
Рәшит Нурфәез улы әйтүенчә, аларның өстенлеге шунда, яңа казаннар билгеләнгән режим буенча автомат рәвештә эшли. Су казаннарына аның үзлекләрен йомшартучы махсус фильтрлар аша килә. Җылыту кайнар суының температурасы да төбәкнең уртача атмосфера һава күрсәткечләре буенча автомат рәвештә тотыла. Фильтрлар даими алынып, тазартыла һәм яңадан куела. Аеру өчен җылытучы суга сары буяу өстәлә.
25 күпфатирлы йортның индивидуаль газ җылытуына күчүе белән бәйле, җылыту челтәрләренә йөкләмә күпкә кимеде, дип билгели Рәшит Нурфәез улы.
Район үзәгенең 4,2 км җылылык челтәре мәгариф, мәдәният, сәүдә һәм дәүләт учреждениеләренең 45 объектына җылылык бирә. “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе директоры Илдус Хәйбуллин әйтүенчә, реформалаштырганнан соң коллективта эшчеләр саны 10 кешегә кимегән. Первомайский авылында әлегә элекке котельный һәм 1 км җылылык челтәре булган котельныйны дүрт оператор хезмәтләндерә. Ә блок котельные булган Стәрлебашта җылылык челтәрләрен техник карауны һәм ремонтлауны өч кеше тормышка ашыра. Шушы ике коллектив белән бергә район үзәге һәм Первомайский авылы җылылык челтәрләренең эшкә сәләтлелеген Рәшит Сираҗетдинов тәэмин итә. Ул берьюлы инженер, мастер һәм өлкән эшче йөкләмәләрен үти.
Бу мәкаләне әзерләгәндә мин эш урыннарында кайнар суның агып чыккан урынын эзләү белән мәшгуль булган җылылык техниклары белән әңгәмәләштем. Әйе, дип билгеләде Рәшит Нурфәез улы, челтәрләр тузган һәм мондый очраклар еш була. Әмма без якын киләчәктә челтәрләрнең реконструкцияләнүенә, шулай ук Первомайский авылындагы иске котельныйның блоклыга алмаштырылуына өмет итәбез.
Рәшит Нурфәез улы 16 еллык стажы булган Илгиз Мортазинның, тәҗрибәле электросварщик Илшат Хисмәтуллинның, Первомайский котельные операторлары Фәнил Гобәйдуллин һәм Габделхәй Хөббетдиновларның сыйфатлы, намуслы хезмәтләрен зур җылылык белән билгеләде.
Әлеге эшче төркемгә тырыш хезмәтләре өчен минем дә рәхмәт әйтәсем килә. Аларның эше нәтиҗәсендә өйләребездә җылы, тормыш уңайлы.
Рәшит Нурфәез улы оста җитәкче генә түгел, намуслы хезмәткәр, хәстәрлекле гаилә башлыгы да, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, тәҗрибәле автоһәвәскәр, олы яшьтә булса да көр күңелле һәм актив. 2 санлы урта мәктәп һәм үзәк район дәваханәсе шәфкать туташы булып эшләгән тормыш иптәше Гөлсинә Хәбибулла кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Рәйлә гаиләсе белән Уфада яши. Күптән түгел улы туган. Педагог, Мәскәү гуманитар академиясен тәмамлаган. Розалия БДПУ тәмамлап, Уфада “Муха” студиясендә эшли. Уллары Айдар котельныйда слесарь булып эшләгән, әмма әлеге вакытта сәламәтлеге торышы буенча өйдә тора.
2021 елның 3 гыйнварында югары квалификацияле һөнәрмән, хөрмәтле Рәшит Нурфәез улына 65 яшь тула. Ветеранны якынлашып килгән юбилее һәм Энергетиклар көне белән ихлас котлыйм. Аңа һәм якыннарына сәламәтлек, эштә һәм тормышта уңышлар телим.
Рәфкать БАСЫЙРОВ. Стәрлебаш авылы.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: