Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 декабрь 2020, 12:47

Кешеләр мәнфәгатендә эшлиләр

РФ Пенсия фондын булдыру тарихы РСФСР Югары Советының 1990 елның 22 декабрендәге Карары кабул ителү вакытыннан башлана. Ул чагында “Русия Федерациясендә дәүләт пенсияләре турында” законны тормышка ашыру кысаларында пенсия тәэминаты финансларына дәүләт идарәсен булдыру өчен үзаллы кредит-финанс учреждениесе оештырыла. Бу ведомство быел 30 еллыгын билгели.

Киләсе елның июнендә Русия Пенсия фондының Вәкаләтле органы Стәрлебаш районында да булдырыла. Өлкән вәкил вазыйфасында Зөһрә Дашкина эшли, ул район Советы бинасындагы кабинетларның берсендә “Расчет ведомосте” формасындагы отчетларны кабул итә. Соңрак әлеге эшкә вәкил Назыйм Рысаев кушыла. Аларның вазыйфасына юридик оешмаларны Пенсия фонды системасында башлангыч теркәү һәм аларга барып тикшерүләр үткәрү керә.
Бервакыт Пенсия фондын Дәүләт салым инспекциясе белән берләштерәләр, гражданнарга пенсияләрне билгеләү һәм түләү район хакимияте каршындагы халыкны социаль яклау бүлегендә тормышка ашырыла. 1998 елның гыйнварында Пенсия фондының Стәрлебаш районындагы идарәсе оештырыла, начальнигы итеп Зөлфия Гыйниятулина тәгаенләнә. Күп еллар коллективка Наилә Гыйззәтуллина, аннары Лилия Кәримова җитәкчелек итте. 2001 елдан башлап Русия Пенсия фондының Стәрлебаш районындагы идарәсе авыл үзәгендәге ике катлы бинада унашкан. Биредә хезмәткәрләргә эшләү өчен барлык шартлар булдырылган, гражданнарны хезмәтләндерү өчен бик яхшы клиентура залы бар. Пенсия фондына төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Еш кына белгечләргә гади булмаган хәлләр белән очрашырга туры килә. Төрле өстәмәләр, авыл стажын кертү, пенсияне яңадан карау һ.б. буенча мөрәҗәгатьләр күп. Агымдагы елның 11 аенда төрле мәсьәләләр буенча 7108 мөрәҗәгать булган. 2007 елда Пенсия фонды аша ана капиталы бирелә башлый, быел фонд аша 16 яшькә кадәрге балаларга “Путин түләүләре” бирелде. Пандемия белән бәйле кабул итү алдан язылу буенча дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә генә алып барыла (мәрхүмнәрне җирләүгә пособие түләү – һәр көнне).
Безнең районда пенсия системасы эшен 18 хезмәткәр тәэмин итә. Аларның барысы да яхшы белгечләр. Һәркайсы турында озак һәм матур итеп сөйләргә мөмкин. Назыйм Рысаев ведомство оештырылган вакыттан эшли. Баш бухгалтер Әлфия Дәүләтшина күп еллар хезмәт сала, ул һәрвакыт ачык йөзле, хезмәттәшләренә сүз белән дә, эш белән дә ярдәмгә килергә әзер. Баш белгеч-эксперт Розалия Хөбетдинова биредә 1999 елдан эшли, салым органнарыннан күчеп килгән баш белгеч Светлана Хәйретдинова ана (гаилә) капиталы турында барысын да белә. Пенсияләрне билгеләү бүлеге белгечләре Минзифа Заһидуллина, Рәсилә Туктарова күпьеллык тәҗрибәгә ия. Зөлфия Гайнетдинова, Айгөл Әминева үз эшләренең чын осталары. Пенсияләрне билгеләү һәм түләү бүлегенең баш белгеч-эксперты Эльвера Сабитова һәм пенсияләрне билгеләү бүлегенең өлкән белгече, юрисконсульт Валерий Кәлимуллин 20 елдан артык хезмәт сала, алар адресына уңай бәяләр генә ишетергә мөмкин. Ветераннар – Зөлфия Гатауллина, Зилә Тимербулатова, Шамил Назаров, Зилә Камалова турында җылы сүзләр белән искә алалар. Чагыштырмача күптән түгел генә эшләгән, әмма кирәкле тәҗрибәне туплап, хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган белгеч Илшат Насыйров турында да әйтеп китәргә кирәк. Пединститут тәмамлап, мәктәпләрдә укыткан Азат Хәсәнов Пенсия фондына эшкә килгән, әле ул идарә начальнигы. Тазалык һәм тәртип, шулай ук бина янындагы чәчкәләр “патшалыгы” өчен Венера Байгилдина җаваплы. Аның һәм коллектив тырышлыгы белән бина алдында җәй дәвамында чәчкәләр һәм гөлләр үсеп утыра, чәчәк түтәлләре үтеп баручыларның карашын иркәли. Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре күмәк мәдәни чараларда актив катнаша, ә иң мөһиме, аларның барысы да – үз эшләренең осталары, меңләгән гражданнарыбыз өчен көннекен-көнгә зур һәм катлаулы эш алып баручылар.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: