Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 декабрь 2020, 11:31

Электр тапшырулары линиясе табибы

Үзенең һөнәре турында сөйләгәндә күзләре ялтырап киткән кеше белән әңгәмәләшүе күңелле. Стәрлебаш район электр челтәрләренең оператив-урыннарга бару бригадасы электромонтер-водителе Марат Фәйрүзов (рәсемдә) шундыйлардан булып чыкты.

Район электр челтәрләре хезмәткәрләре сафын Марат Зөфәр улы 1986 елда тулыландыра. Аңа кадәр ул 107нче һөнәрчелек училищесын тәмамларга, армиядә хезмәт итеп кайтырга, автомәктәптә укып чыгарга, Әмир мәктәбендә эшләргә, өйләнергә, Төньякка чыгып китеп, яңадан туган районына әйләнеп кайтырга өлгерә. Нәкъ шул чагында ул дустының киңәше буенча электр челтәрләренә эшкә урнаша, анда машина йөртүче таләп ителгән була. Хезмәт кенәгәсен карап, ул чагындагы начальник Хәй Барый улы Тукаев бер сүзсез кабул итә. Эшкә куркып кына тотына – бик җитди оешма, теләсә нәрсә белән түгел, ә электр уты белән эш итәргә кирәк! Барысы да әйбәт килеп чыга. Беренче чиратта, хезмәттәшләре ярдәмендә. Хәзер инде ул үзе, тәҗрибәле кеше буларак, белгәннәрен хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган яшь хезмәткәрләр белән уртаклашырга тырыша.
Соңрак, һөнәри әзерлек курслары үтеп һәм электрик таныклыгы алып, Марат Зөфәр улы дежур электромонтер (водитель эше белән беррәттән) итеп тәгаенләнә. Билгеләргә кирәк, оператив-урынга бару бригадасы – (ОВБ) җаваплы һәм авыр участокларның берсе. Хезмәткәрләр линиядәге аварияләрне бетерә, подстанцияләрнең җиһазларын хезмәтләндерә. Кыскасы, ОВБ – электр челтәрләре өчен чын-чынлап ашыгыч ярдәм, ә ликвидаторлар – табиблар.
- Безнең һәр гамәл нечкәлекләренә кадәр уйланылган булырга тиеш, электр ялгышны гафу итми, - дип дәвам итә Марат Фәйрүзов. – Минем эшләгән елларымда оешмада җитди гадәттән тыш хәл тудырган бер генә очрак та булмады. Бу хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы һәм һәркайсының җаваплылыгы турында сөйли. Эш шартлары яхшы, техника бар, саклану чаралары бирелә. Линияләрдә аварияләр еш була. Һава торышы начар булганда смена бигрәк тә тынгысыз була. Барлык җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә тырышабыз.
Энергетиклар эше яңа технологияләрне өйрәнү белән бәйле, чөнки тармак камилләшә бара. Менә әле дә, Марат Зөфәр улы отпускада булуга карамастан, алда торган имтиханнарга әзерләнә.
Стәрлебаш энергетикларының һөнәри осталыгы районнан читтә дә билгеле. Алар үз эшләренең осталары дигән исемгә күп тапкырлар лаек булды, шифаханәләргә һәм чит ил курортларына юлламалар белән бүләкләнде.
М.Фәйрүзов уңышлы һәм бердәм коллектив – җитәкчелекнең нәтиҗәле эше дигән фикердә.
Безнең әңгәмәләшү эштән тыш тормыш турындагы сорауларсыз үтмәде. Әңгәмәдәшемнең шәхси тормышы уңышлы – тормыш иптәше Гөлфия Кәрим кызы белән 34 ел тату гомер кичерәләр. Ике бала үстергәннәр. Үкенечкә каршы, гаиләгә бала кайгысы кичерергә дә туры килгән – улларын югалтканнар. Бер-берсенә булган сөю, якыннарының ярдәме аларга бирешмәскә ярдәм иткән.
- Тормыш дәвам итә, менә дигән оныгыбыз Язилә үсеп килә, аның өчен яшәргә һәм эшләргә кирәк, - ди җиде ел бәхетле картәти булган ир.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: