Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
7 декабрь 2020, 13:45

Яңа ел чыршысы быел ничек узачак?

Башкортстанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Яңа елны бәйрәм итү мәсьәләсе хәл ителде.

Башкортстанда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Яңа елны бәйрәм итү мәсьәләсе хәл ителде: балалар өчен иртәләр булачак, ләкин коронавирус аркасында, билгеле бер чикләүләр бар. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенә “Интервью” программасында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
"Мәктәпкәчә учреждениеләрдә Яңа ел бәйрәмнәре төркемнәрдә булачак, кызганычка каршы, аларда ата-аналар да, әбиләр дә, бабайлар да катнаша алмый. Кыш Бабай, Кар кызы костюмнарында чит кешеләрне, шулай ук операторларны чакырмаска, ә бәйрәм иртәләрен мәгариф оешмалары хезмәткәрләре көче белән үткәрергә киңәш итәбез”, — диде министр.
Ведомство башлыгы шулай ук быел республика һәм Кремль Яңа ел чыршылары турында да сөйләде.
"Республика Яңа ел чыршысын пандемия шартларында үткәрә алмавыбыз аңлашыла, ә бездә ел саен 800ләп бала катнаша иде. Әмма балаларга бүләкләр, һичшиксез, тапшырылачак — алар сатып алынган инде. Һәр муниципалитет башлыгы әлеге бүләкләрне балаларга тапшырачак, — дип хәбәр итте Айбулат Хаҗин. — Кремльнең Яңа ел чыршысы да быел булмас, мөгаен".
Мәктәпләрдәге Чыршы бәйрәмнәренә килгәндә, министр сүзләренә караганда, ковид белән авыру куркынычын киметү өчен уку йортларына бәйрәмне урамда үткәрергә киңәш ителә.

Фото: culture.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: