Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 ноябрь 2020, 12:07

Уфа Яңа елга әзерләнә

Дуслар, күңелсез хәбәрләрдән арынып, бераз куанычлырак хәлләр турында сөйләшеп алыйк әле. Танау төбенә Яңа ел якынлашып килә! Ә аны лаеклы каршыларга кирәк.

Чөнки ничек каршылыйсың... дигән гыйбарә барын онытмыйк.
Башкалабыз Уфа Яңа ел бәйрәмендә һәр елдагыча матур булачак. Һәрхәлдә башкала мэриясенең матбугат хезмәте шулай дип ышандыра. Бүгенге көннәрдә яңа 2021 елны каршы алуга Уфа шәһәр хезмәтләре каланы бизәргә тотынды. Алар чыршылар урнаштыра, боз калачыкларын әзерли, гирляндаларны, бәйрәм конструкцияләрен тикшерә. 48 меңнән артык лампочка җемелдәп яначак гирляндаларның гомум озынлыгы 18 километр тәшкил итәчәк.
Һәр елдагыча иң мәһабәт чыршылар һәм иллюминацияләр Октябрь проспектында урнашкан Ленин исемендәге мәйданда, Орджоникидзе мәдәният сарае каршында, Ленин һәм Пушкин урамнары чатында һәм Зәки Вәлиди урамы яклап Ленин паркына кергән урында булачак.
"Театр" скверы да үзгәрәчәк. Анда ике ат җигелгән әкият каретасы, театр чаршавы, фонтан комплексы, торшер-канделябрлар урнаштырылачак.
Ленин урамында җәяүлеләр зонасын светодиод лампалар белән бизәделәр дә инде. "Мин Уфаны яратам" арт-объекты яныннан бәйрәмдә фотога төшүчеләр өзелмәс, мөгаен.
Гомумән, башкала урамнарында бәйрәм лампаларын декабрь башында ук кабызып куячаклар. Болардан тыш Уфаның күпкатлы йорт ихаталарында кимендә 90 чыршы бизәләчәк.
Озын сүзнең кыскасы, Уфаның Яңа ел гүзәллекләрен күрергә сез дә килегез, дуслар!
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: "Башинформ"
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: