Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
19 ноябрь 2020, 12:52

Ирләр көне белән, җәмәгать!

19 ноябрьдә Халыкара ирләр көне бәйрәм ителә. Быел бәйрәмне 11нче тапкыр билгелибез!

Тәүге тапкыр Ирләр көнен утраулы дәүләт Тринидад һәм Тобагода билгеләгәннәр. Озак та үтми, Берләшкән дәүләтләр оешмасы һәм ЮНЕСКО күтәреп алу сәбәпле, бәйрәм күп илләрдә үткәрелә башлаган. Бүген аны дөньяның 60тан артык илендә бәйрәм итәләр.
Бөтендөнья ирләр көнен бәйрәм итүне доктор Джероме Тилуксингх тәкъдим иткән. Ул моның белән ир-егетләрнең гаиләдә һәм җәмгыятьтә мөһим роль тотуын ассызыкларга теләгән. 19 ноябрь көне дә бер дә юктан сайланмаган: бу көнне докторның барсына да үрнәк булырлык кадерле әтисе дөньяга килгән икән.
Фото: zarinsknews.ru
Гөлара Арсланова https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: