Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
2 ноябрь 2020, 17:27

Халыклар бердәмлеге көне яңа форматта узачак

4 ноябрьдә Русиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләнәчәк. Быел бәйрәмгә багышланган чаралар онлайн-режимда узачак һәм бу безнең ил халкына төрле интернет-челендж һәм флешмобларда берләшергә мөмкинлек бирәчәк.

3 ноябрьдә мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре “Сәнгать берләштерә” исеме астында “Сәнгать төне” Бөтенрусия акциясендә онлайн-режимында катнашачак. Театрлар, филармонияләр, китапханәләр һәм музейлар туры трансляцияләр, онлайн-концертлар, виртуаль экскурсияләр, осталык дәресләре һәм башка күп кенә чаралар үткәрүне планлаштыра. Тулы программа белән Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга була.

3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Русиянең бөтен субъектларында онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Зур этнографик диктант” V юбилей Халыкара мәгърифәтчелек акциясе үткәреләчәк.

4 ноябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле Тик-Токта #Танцуютвсе Бөтенрусия флешмобына кушылачак.

2-4 ноябрьдә Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты филиаллары һәм республиканың милли-мәдәни үзәкләре #ВкуснонациональноБашкортостан аш-су флешмобына кушылачак. Социаль челтәрләрдә аш-су флешмобы узачак. Билгеле шәхесләр яраткан милли ашларын әзерләячәк. Шулай ук, 2-4 ноябрьдә балалар рәсемнәре акциясе уздырылачак.

2-4 ноябрьдә популяр артистлар, төрле милләт блогерлары Мостай Кәримнең “Рус түгелмен, ләкин россиян мин” шигырен укыйлар.

Моннан тыш, Башкортстан Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге БДПУ белән берлектә М. Акмулланың “Русия – минем тарих” тарихи паркы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган онлайн "түгәрәк өстәл" уздырачак.

Фото: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы сайтыннан.

Айгөл Юлъякшина https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: