Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 октябрь 2020, 23:36

Аскын районында Республика көнендә “Шәҗәрә бәйрәме” үтте

Бәйрәм программасында төньяк-көнбатыш башкортларының ырулары парады, шәҗәрә күргәзмәсе, этнологиянең актуаль проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл", Республика көненә һәм Аскын районының 90 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары, шәҗәрәләр аллеясе, декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләре күргәзмәсе, шәҗәрәләрнең балалар рәсемнәре конкурсы, милли ризыклар күргәзмәсе, этнофольклор белән таныштыручы тирмәләр тәкъдим ителде.

“Без башкортлар” республика этнологик проектын тормышка ашыручы тарихи комиссия әгъзалары — Бөтендөнья башкортлары корылтае активистлары фикеренчә, “Шәҗәрә бәйрәме”н үткәрү республиканың төньяк-көнбатыш районнары халкы арасында үз тамырларын эзләү, үз гаиләләренең генеалогик агачларын төзү, алга таба теге яки бу башкорт ыруына каравын билгеләү белән үзенчәлекле булып тора.

“Төньяк башкортлары: генеалогия һәм туган якны өйрәнү” темасына фәнни-гамәли конференция дә бәйрәмнең дәвамы булды, анда туган якны өйрәнүчеләр, галимнәр, Корылтай вәкилләре, бәйрәмне оештыручылар, шулай ук республика районнары һәм шәһәрләреннән, Пермь краеннан килгән кунаклар катнашты.

Конференциядә төньяк-көнбатыш башкортларның теле мәсьәләләре дә күтәрелде. Башкортстанның 14 төньяк-көнбатыш районыннан 20дән артык башкорт ыруы үз шәҗәрәләрен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен тәкъдим итте.

Бәйрәмгә килүчеләргә шәҗәрә төзүчеләренең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда республика конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатларның эшләре, республика районнарыннан һәм авылларыннан күрсәтмә шәҗәрәләр куелган иде.

Күргәзмәгә керү юлында дәрәҗәле кунакларны “Хәзинә” халык фольклор коллективы каршы алды. Район хакимияте каршындагы мәйданда шулай ук декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, милли аш-су, башкорт, татар, урыс йортлары күргәзмәсе урнашкан иде. Хуҗалыклар район халкының көнкүрешен һәм традицияләрен исәпкә алып әзерләнгән иде.

Чын “җыен” бәйрәмнең төп сәхнәсе янында башланып китте, ул “Вакыт дәрьялары аша” дигән театральләштерелгән тамашадан башланды. Хис-кичерешләр белән баетылган сәхнә уены тамашачылар күңеленә үтте, үз тарихыңны истә тотарга, шәҗәрәңне өйрәнергә, тормышның якты һәм бәхетле мизгелләрен бәяләргә өндәде.

Рәсми котлаулардан соң төньяк-көнбатыш башкортларының ыру парады башланды. Аскын авылының үзәк мәйданында парад белән Башкортстан Республикасының 13 район һәм шәһәр округлары вәкилләре узды. Арытаба “Гаиләм – минем кальгәм” гаилә халык иҗаты республика виде-конкурсының гала-концерты узды. Һәм иң ахырда конкурсларга йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.

Фото: Бөтендөнья башкортлар корылтае

Автор: Айгөл Юлъякшина https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: