Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары якындагы пленар утырышта бәйрәм һәм истәлекле көннәр календарена үзгәрешләр кертәчәк закон проектын карарга ниятли. Парламентарийлар 18 гыйнварда Хезмәт ветераны көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итә.
"Нәкъ менә шул көнне 1974 елда СССР Югары Советы Президиумы указы белән "Хезмәт ветераны" медале гамәлгә кертелгән. Медаль белән эшчеләр, колхозчылар һәм хезмәткәрләр, пенсиягә чыгу өчен кирәкле стажга ирешүдә аларның хезмәт казанышларын тану билгесе белән бүләкләнде", - диде Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Аның сүзләренә караганда, закон проекты концепциясен республика Хөкүмәтендә хуплаганнар. Хезмәт ветераны көне республикада сигезенче истәлекле көн булачак.
Фото: gorobzor.ru