Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
4 сентябрь 2020, 12:21

04 хезмәте барысына да кирәк!

Әлеге хезмәттән башка бүген тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Аңардан башка берничек тә яшәп булмый! Районның комплекслы газ хезмәте коллективы (рәсемдә) тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең өйләребездә җылы, уңайлы, рәхәт. Берничә генә сәгатькә газны туктатып торсалар да, тормыш тукталыр кебек...

Болай булмасын өчен, газчылар көнен һәм төтен, кем әйтмешли, “хәрби постта”. Моңардан тыш, алар өйләргә, биналарга газ үткәрү һәм аларны хезмәтләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләре белән шөгыльләнә, предприятие хезмәткәрләренең башка төрле мәшәкатьләре дә күп кенә. Мәсәлән, шушы елның сигез ае дәвамында алар 110 км озынлыгында җир асты газүткәргечләренә тикшерү үткәргән, ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән. 35 торак йортка беренчел газ тоташтырылган, биш блоклы газ бүлү пункты һәм бер шкафлы газ көйләү пункты алмаштырылган, 4835 фатирда өй эчендәге газ җиһазларына техник хезмәтләндерү һәм башка төрле күп эшләр башкарылган.
- Газ белән тәэмин итү – безнең көндәлек тормышка ныклы үтеп кергән уңайлыкларның берсе, - ди урындагы газ хезмәте начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Илдар Галиәкбәров. – Әлеге системада зур булмаган төзексезлекләр дә халыкка зур кыенлыклар һәм уңайсызлыклар китереп тудыра. Газ исе, газ җиһазларының төзек булмавы... – мондый хәлләр күпләргә таныштыр, мөгаен, болар һәм башка төрле җитешсезлекләрне бетерергә кичекмәстән безнең белгечләр ярдәмгә килә.
Шушы тармакка берничә дистә елын багышлаган Юнир Рысаев җитәкчелек иткән әлеге бердәм коллективта 56 кеше эшли. Күпләре озак еллар хезмәт сала. Болар Рәмзия Тайгунова, Сергей Мәхмүтов, Ринат Гыйззетдинов, Илдар Галиәкбәров, Ирина Латыйпова, Рәмил Бикмөхәммәтов, Айрат Мусакаев, Галия Гафарова, Радмир Бакиров һәм башкалар. Бер үк вакытта коллектив яңара, хаклы ялга киткән ветераннар урынына яшьләр килә, җитәкчеләре әйтүенчә, алар турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, өй эчендәге җиһазлар инженеры Рушан Рысаев яки газ бүлү пункты слесаре Линар Яминовны алыйк. Алар җаваплы, тырыш, ярдәмчел, үзләренең эшен намуслы башкарып кына калмыйча, хезмәттәшләренә дә һәрвакыт булышырга әзерләр. Яки менә монтаж бригадасын алыйк. Руслан Касыймов, Рафаэль Мөхәммәтов, Рәмил Абсаттаров. Торак йортларга газ үткәрү белән шөгыльләнә һәм үзләренең вазыйфаларын һәрвакыт сыйфатлы, вакытында үти. Ә аларның хезмәттәшләре Фәнил Ишбулдин (хезмәт ветераны) һәм Дамир Галиәкбәров үзебезнең районда эшләү белән бергә, башка районнардан газчыларга ярдәмгә дә бара.
- Бездә һәркем үз урынында, һәркайсы үз бурычларын анык белә һәм аны башкаруга җаваплы якын килә, чөнки халыкның гомере һәм сәламәтлеге моңа бәйле, газ белән шаярырга ярамый, - ди Илдар Гыйбадулла улы.
Әйе, коллективның эше күп. Шулай булуга карамастан, газчылар районда үткәрелгән төрле мәдәни-спорт чараларында, һөнәри осталык конкурсларында катнашырга да вакыт таба. Ветераннарны хаклы ялга бик җылы итеп озаталар, хезмәттәшләрен юбилейлары белән котлыйлар, һәркайсының тормышы белән кызыксыналар. Кыскасы, алар бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән зур һәм тату гаилә.
Традиция буенча үзләренең һөнәри бәйрәмен газчылар яхшы күрсәткечләр белән билгели. Җитәкчеләрдән котлаулар кабул итә үзләре дә алдынгыларны чираттагы наградалары белән котлый. Быел күп еллар намуслы эшләгәннәре өчен “Газпром газ бүлү Уфа” җәмгыятеннән – Радик Кәлимуллин, Салават шәһәрендәге “Газпром газ бүлү Уфа” җәмгыятеннән – Галия Гафарова, Стәрлебаш район хакимиятеннән – Рәмзия Тайгунова Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Әйе, әйе, әлеге, карап торуга ирләр хезмәте дип саналган тармакта гүзәл затларыбыз да эшли. Әйткәндәй, алар ирләрдән беразга да калышмый, киресенчә, һөнәрмәнлек һәм тырышлык ягыннан көчле затларда алар соклану тудыра.
Гәзит укучылар исеменнән район газ хезмәте коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Сезгә тагын бер тапкыр ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф телибез! Авыр, әмма бик кирәкле эш башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән!
Рәйсә МУСИНА. Фото Р.Бакировтан алынды.
Читайте нас: