Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
7 август 2020, 12:45

Көрәшчеләр келәмендә - матурлык һәм көч

Күпләр көрәш кебек спорт төре – ирләр өчен генә дип исәплидер, мөгаен. Ләкин Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршындагы “Көрәш” секциясендә шөгыльләнүче Камилә Рафикова (рәсемдә) бу фикер белән бәхәсләшә ала.

Ул көрәш белән күптән түгел – өч ел элек кенә шөгыльләнә башлаган - бу көрәшчеләр өчен бик зур вакыт түгел. Башта Камилә үзен самбода сынап карый. Бию түгәрәгенә һәм берьюлы ике спорт секциясенә – самбо һәм волейболга йөргән чагы да булган. Шулай да берникадәр вакыттан соң кыз бөтенләй башка спорт төре белән мавыга башлый.
Барысы да бер көнне, аны көрәш күнегүләрен карарга чакырудан башлана.
- Башта икеләнгән идем, ошамас дип уйладым, - ди Камилә. – Ә аннары аларның шөгыльләнүләрен һәм тренер Илдар Илдус улының эшен күргәч (миңа ачылырга ярдәм иткән өчен аңа рәхмәтлемен), икеләнүләрем таралды. Монда калырга һәм үземне сынап карарга булдым.
Әлбәттә, кызларының мондый спорт төрен сайлавыннан әти-әнисе Лилия Камил кызы һәм Халит Хәмит улы бик сөенми. Тәүге вакытта, күнегүләр барганда Камиләгә келәмгә малайларга каршы чыгарга туры килә, чөнки кызлардан ул берүзе генә була. Бу җәһәттән тренерның җавабы кыска була: “Келәмдә сез – көрәшчеләр” – ди ул. Авыртулар, бәрелүләр, күз яшьләре дә була, әлбәттә. Ләкин Камилә туктамый, үзенекен итә, “Мине туктатырга уйламагыз да, шөгыльләнәчәкмен”, - ди әти-әнисенә һәм алар, кызларының холкын белеп, аның белән килешеп, төрлечә ярдәм итә башлыйлар. Хәзер алар аның уңышлары турында иң беренче белә – Камилә чыгышлардан соң һәрвакыт аларга беренче булып шалтырата. Үзенең беренче медален республика ярышларында район җыелма командасы өчен чыгыш ясап, ала.
- Ул вакытта мин өченче урынга сөенә идем, хәзер спортта әлегә үзем теләгәнгә ирешмәвемне аңлыйм. Максатлар һәм теләк булганда, зуррак урыннар алырга омтылачакмын, - дип бүлеште ул телефоннан. Кыз белән шәхсән очрашырга туры килмәде – бу көннәрдә Камилә Караидел районында сборларда.
Көндәлек күнегүләр арыта, кайвакыт китап тотып тик ятасы килгән чаклар була. Әмма тагы да шул ныкышмалы, көчле характеры үзен белдерә һәм ул үзенең чираттагы җиңүен яуларга янә келәмгә чыга.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Фото К.Рафикова тарафыннан бирелде.
Читайте нас: