Гөлшат Мөрәсова (рәсемдә) Әмир авылында туып-үскән. Аларның гаиләсендә әнисе, абыйсы, сеңелесе – барысы да җырлаган. Алар әле дә еш кына сәхнәдә бергәләп чыгыш ясый. “Үземне белгәннән бирле җырлыйм”, - ди ул. Ләкин мәктәпне тәмамлаганнан соң бөтенләй башка һөнәр сайлый – сәүдә училищесын тәмамлый. Авылдашы Вил Мөрәсовка кияүгә чыга. Ул урындагы хуҗалыкта механизатор, Гөлшат почтальон булып эшли. Кызлары туу аларның гаиләсен тагы да бәхетлерәк итә. Кызганычка каршы, тормышта гел чагу һәм бәхетле чаклар гына булмый, ул сынаулар да алып килә. Рәхимсез чир аңардан ирен, балаларның яраткан әтисен тартып ала. Кызлары, булдыра алганча, әниләренең кайгысын җиңеләйтергә ярдәм итә.
Кызлар кечкенәдән үк өйдә булышырга гадәтләнә, көнкүрештәге барлык эшләрне өйрәнеп үсә. Ир-егетләр эшеннән дә читләшеп тормый. Бер арада олы кызлары Ильвина әтисе янында штурвалчы булып та эшли. Хәзер ул гаиләсе белән район үзәгендә яши, тормыш иптәше белән уллары Исламны тәрбияли. Ильвина берничә тапкыр гүзәллек конкурсларында катнашып җиңүче булган, музыкаль чараларда актив катнашкан.
Илүзә дә апасы кебек үк иҗади шәхес. Җырлый, бии. Ул – Башкорт дәүләт аграр университетының өченче курс студенты, булачак зоотехник.
Раушания – тыныч, басынкы кыз. Үткән елда педагогия колледжына укырга кергән.
Вилена бик чаян, шаян һәм актив кыз. Сигезенче класста укый.
Беренче класста укучы Регина – барысының да иң яраткан сеңелесе. Ул сәхнәдә беренче адымын ясаган да инде. Музыкаль номерлар белән чыгыш ясарга бик ярата.
- Биш кыз өчен әни булу – ул бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та, - ди Гөлшат Кәрим кызы. – Беренче чиратта, алар өчен үрнәк булырга, тыңлый, киңәш бирә белергә кирәк. Барлык йорт эшләрен бергә эшләргә тырышабыз. Мал-туар асрыйбыз, өч сыердан тыш үгезләр симертәбез, җәен бакча үстерәбез, көзен кышка йөз банкадан да ким булмаган компотлар ябабыз, кыяр, помидор тозлыйбыз. Бергәләп җыелып бәйрәмнәрне, туган көннәрне үткәрергә яратабыз.
Халыкара хатын-кызлар көнендә Мөрәсовлар өендә – гүзәлләр патшалыгында, һичшиксез чәчәкләр, бүләкләр һәм котлаулар күп булыр. Ә без аларга матур һәм бәхетле яз телибез.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.