Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 март 2019, 16:15

Бар нәрсәдә уңышлы

Берничә ел элек Айгөл Әхмәтҗанова (рәсемдә) 1 санлы урта мәктәп укучысы булганда, төрле район һәм республика чаңгы ярышларында мәктәп һәм район данын яклаган, ә хәзер ул – Уфа дәүләт нефть техник университетының Стәрлетамак филиалының өченче курс студенты һәм әлеге югары уку йортының абруен ныгыта.

Аның медальләре, Кубоклары һәм Почет грамоталары бик күп. Талантлы кыз ярышларда, күп кенә мәктәп чараларында катнашып кына калмаган, әйбәт укыган, Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективына йөргән.

Максатка омтылучанлыгы, тырышлыгы Айгөлгә нефть университетында да төрле яктан зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Аның казанышлары арасында “Югары уку йортының белем бирү оешмаларының яшь галиме” номинациясендә җиңүче Дипломнары, экология буенча Халыкара студентлар интернет-олимпиадасында икенче урын, “Психология һәм педагогикада инновацион компетенцияләр һәм креативлык” Халыкара фәнни-практик конференциядә, химия буенча фәнни-тикшеренү эшләре Бөтенрусия конкурсында иң яхшы презентация эше һәм хәтта “Фәнни ачышлар дөньясында” журналы мөхәрриреннән, фәнни-инновацион үзәкнең генераль директоры А.Максимовтан эшләрдә катнашкан өчен Сертификат һәм башкалар.

Шундый җитди конкурсларда җиңүләренә карамастан, Айгөл сөйкемле заманча кыз булып кала. Моны гүзәллек конкурсларында җиңгән өчен “Мисс УГНТУ”, “Мисс гүзәллек” Дипломнары раслый. Шулай ук ул пешеренергә ярата һәм бу шөгыле дә бик уңышлы килеп чыга.

Кызның әти-әнисе, стәрлебашлылар Зөлфия һәм Рәфкать Әхмәтҗановлар, абыйсы Айнур аның белән горурлана, уңышларына сөенә һәм Айгөлнең бәхетле булуын тели.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: