Шулай килеп чыга, Рәфкать бертуганы белән картәтисе һәм картәнисендә тәрбияләнә. Әтиләре фронтта һәлак була, ә әниләре каты чирли һәм еш кына дәваханәдә ята. Бервакыт аның янына барганда палатада үсмер кызны күреп кала. Ул бик матур була. Исеме Фәния. Аның күзләре начар күрә. Кызга күз тигән дип әйтәләр. Кунакка килгән ханым, аның зәңгәр, очкын чәчеп торган күзләрен күреп, соклана һәм болай ди: “Нинди матур күзләр!». Иртәнгелеккә Фәниянең әнисе шакката. Кызның ике күзе дә ак элпә белән каплана. Аны палатада барысы да ярата, бигрәк тә Рәфкатьнең әнисе. Кызның караваты яныннан аны сөймичә үтеп китә алмый. Менә шундый шартларда була аларның тәүге очрашуы. Тиздән 7 классны тәмамлаганнан соң Рәфкать Күмертау шәһәренә укырга китә. Арматурчы һөнәрен алган егетне Свердловск өлкәсенә эшкә җибәрәләр, аннан ул армия хезмәтенә алына. Һәм шушы еллар дәвамында инде вафат булган әнисе белән бер палатада яткан зәңгәр күзле кызның сыны күзе алдыннан китми.
Армиядән кайткач ул аны эзләп таба һәм алар башкача аерылмый. Фәния матур кыз гына түгел, шулай ук акыллы, оста хуҗабикә дә була. Ике ул һәм кыз бүләк итә ул тормыш иптәшенә.
Исхаковлар гаиләсе гомер буе тырышып эшли. Рәфкать Сәгыйдулла улы район монтаж төзелеш идарәсендә. Аның хезмәт стажы 46 ел. Хезмәттәшләре аны тыныч холкы, теләсә кайсы эшне намуслы башкаруы, туры сүзле булганы өчен хөрмәт итә. Ә Фәния Ханнан кызы күп еллар “Стәрле” колхозында, кирпеч заводында, урындагы икмәк пешерү заводында эшләгән. Шуннан хаклы ялга киткән.
Рәфкать абый бар эшкә дә оста. Аның оста куллары белән салынган өй янында остаханә дә бар. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигән халык мәкале нәкъ аның кебекләргә туры килә.
Фәния апа да шундыйлардан. Өендә чисталык һәм тәртип, тәмле ризыклар әзерләү - аның яраткан шөгыле. Аларны әлеге күренекле вакыйга белән котларга килгән ЗАГС бүлеге мөдире Роза Кәримова, аның ярдәмчесе Ләйсән, “Гаилә” районара бүлеге начальнигы Зөлфия Гыйниятуллина белән без гаилә шундый ныклы һәм тату булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында кызыксынабыз.
Рәфкать абый болай ди: “Мөнәсәбәтләрне ачыкларга вакыт калмасын өчен армый-талмый эшләргә кирәк”. Фәния апа аңа карап елмая: “Ирне тәмле ашатырга кирәк. Кайвакыт Рәфкать эштән ачулы кайтса, Әлфия кызыбыз миңа йөгереп килеп: “Әни, әти усал кайткан. Тизрәк аның яраткан коймакларын пешер” дия иде. Шулай итеп, бриллиант туйга кадәр килеп җиттек”.
Бүгенге көндә гаилә парының биш оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Алар тормышларыннан канәгать.
- Шәһәр шартларыннан да яхшырак яшибез, - ди гаилә башлыгы. – Чөнки үз өебез, янәшәдә урман, матур табигать. Улыбыз Радик Эльза киленебез һәм оныкларыбыз белән килеп йөриләр. Алар да монда, авылда яшиләр. Безгә бар яклап ярдәмләшәләр. Эльза, Фәния апа кебек үк, оста хуҗабикә. Җәй көне тормыш иптәше Рина белән өлкән уллары Фәрит тә кайткан. Алар Нягань шәһәрендә яши.
Исхаковлар гаиләсенең күңел ярасы – яшь килеш чирләп бакыйлыкка күчкән кызлары Әлфия. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, гаилә пары яшь вакыттагы кебек үк, эшсез утырмый, җәен тавык-үрдәкләр асрыйлар. Элек умартачылык белән шөгыльләнгән Рәфкать абый өлкән оныгына да әлеге кәсепне өйрәтергә хыяллана, чөнки бал күп чирләрдән дәва булып тора.
Аларның өендә иркен, тәртип һәм матур. Юбилей хөрмәтенә әзерләнгән бай өстәлдә алтын туйларына элекке республика Башлыгы тарафыннан бүләк ителгән махсус гравировкалы чынаяклар куелган. Быел алар тагын да арткан. Роза Нурулла кызы һәм Зөлфия Фәрит кызы гаилә парына чәчәк бәйләме, матур открытка белән бергә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменнән тагын бер матур чәй сервизы тапшырды. Аларга бәрәкәтле гомер, имин тормыш теләде.
Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.