Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 февраль 2019, 13:34

“Теш табибыннан куркырга кирәкми”, - дип исәпли Руслан Хәсәнов

Кешелекнең бик аз өлеше генә авырткан тешләр, дөрес булмаган тешләм һ.б. проблемаларны читләп үтә. Без барыбыз да гомеребездә бер генә тапкыр булса да стоматолог креслосында утырганыбыз бар. Беркемгә дә сер түгел, теш табибы кабинетына тән җәзасына барган кебек керәбез. Ә бит заманча технологияләр күпчелек операцияләрне авыртусыз үткәрү мөмкинлегенә ия.

- Теш табибына барыр алдыннан курку электән үк килә. Ләкин заманча авыртуны басучы дарулар ярдәмендә бу башка медицина хезмәткәренә баруга караганда куркынычрак түгел. Алар гипоаллерген, шулай ук тәэсир итү вакытлары да күпкә зуррак, - дип сөйли Стәрлебаш үзәк район дәваханәсенең стоматология бүлеге мөдире, бер үк вакытта стоматолог-хирург һәм ортопед Руслан Камил улы.

Новосибирск дәүләт медицина университетын тәмамлап, ул 5 ел шушы шәһәрдә тәҗрибә туплый. Ә аннары 2014 елда үзенең кече ватанына, әти-әнисенең туган җире булган Стәрлебаш авылына кайта һәм Фатыйха картәнисенең өендә яши башлый. Картәнисе оныгының табиблыкка укуы турында хыялланган була һәм аны моңа күндерә. Руслан ул вакытта стоматологияне сайлый.

- Пациентларның саны елдан-ел арта, - дип дәвам итте Р.Хәсәнов. - Бу барыннан да элек, начар экология, туклану, сыйфатсыз продуктлар һәм суга бәйле. Кешеләр үзләре дә грамоталырак хәзер. Тешләрен саклыйсылары килә, шуңа күрә тешләрен алырга гына калганны көтмичә ешрак киләләр.

- Тешләрне яшьтән сакларга кирәк, - ди ул. – Алар чыккан вакыттан алып. Һәм аңарда ата-ананың роле зур. Аларның күбесе сабыйларының тешләре бозылуның беренче билгеләреннән үк аны стоматологка алып килә. Һәм бу дөрес тә. Бары тик шундый очракта гына аларның сәламәтлеге, шулай ук матур елмаюы өчен тыныч булырга мөмкин. Без пациентларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: