Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
28 декабрь 2018, 16:33

Район хакимияте башлыгы чыршысы

Русия Федерациясе Президенты, төбәк башлыгы чыршысы. Аларга чакырылуга кемнәр лаек? Без бу турыда район гәзитендә ел саен бастырабыз. Ә менә район хакимияте башлыгы чыршысы – яңалык! Ул район тарихында беренче тапкыр 26 декабрьдә район Мәдәният йортында үтте.

Анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнгән, авыр тормыш хәлендә калган ятим балалар чакырылды.
Районда алар барлыгы 2000гә якын. Әлбәттә, аларның барысын да чыршы бәйрәменә чакыру мөмкин түгел. Шуңа күрә Яңа ел тамашасында кемнәр катнашачагын билгеләү мәктәпләр дирекциясенә йөкләтелгән иде. Һәм алар 200 баланы сайлаган. Балаларны һәм аларны озатып килүчеләрне район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров җылы котлады.
Яңа ел нәрсәсе белән күркәм? – дигән сорау бирде ул җыелучыларга. Шунда үзе үк җавап та бирде: “Без ничә яшьтә булуыбызга карамастан, Яңа елдан могҗизалар көтәбез, иртәгәсе көннең бүгенгегә караганда яхшырак булуына ышанабыз”.
Залда утыручы балаларга ул укуларында уңышлар, яхшы билгеләргә өлгәшеп, әти-әниләрен һәм укытучыларын шатландыруларын теләде. Ел дәвамында төрле олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда район данын лаеклы яклаучыларга рәхмәт әйтте.
Сезнең һәрвакыт белем алырга теләгегез булсын, күзләрегездә очкыннар балкысын, - дип теләде Фәнүр Зөфәр улы.
Аннары чарага килүчеләр өч дуңгызның Яңа ел маҗаралары турында театрлаштырылган тамаша карады, Кыш бабай, Карсылу һәм әкият геройлары белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Чара барлык чакырылган балаларга район хакимияте башлыгы исеменнән бүләкләр тарату белән тәмамланды.
Әлеге Яңа ел тамашасы барысына да ошады, аларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Рәйсә МУСИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: