Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
21 декабрь 2018, 11:37

Энергетикага һәм кешеләргә 40 елга якын хезмәт иткән

Бөтен гомерен бер һөнәргә багышлаган кеше тирә-юньдәгеләрдә ихтирам һәм хөрмәт уята. Бу бары тик бер нәрсәне – үз эшеңә сөю һәм тугрылыкны аңлата. Фәрит Якупов энергетикада 40 елга якын эшли. Эше турында сөйләгәндә аның үз хезмәтен яратуы күренеп тора.

Дедово училищесында умартачыга һәм Стәрлебашның 107нче һөнәрчелек училищесында тракторчы-машинист һөнәрләренә укыганнан соң, һөнәре буенча район “Сельхозхимия”сендә эшләгәннән соң Фәрит ул вакыттагы начальник Х.Г.Тукаев чакыруы буенча 1981 елның язында район электр челтәрләренә МТЗ-80 тракторчысы сыйфатында эшкә килә.

Бу бөтен районны электр энергиясе белән тәэмин итүче предприятие аңа балачактан таныш була. Аның әти-әнисе ачык күңелле, шаян кешеләр булган. Әтисе Ягъфәр абый 1957-79 елларда монда ат караучы, электромонтер булып эшләгән. Әнисе Гөлсылу апа район дәваханәсендә санитарка булган.

... Әйе, әйе, ул елларда, техника аз булган чорда, җигүле ат район электр челтәрләрен хезмәтләндерүдә бик яхшы ярдәмче булып торган. “Верный” һәм “Жадный” кушаматлы атлар кирәкле материалларны, коралларны эш урынына кадәр илтү өчен тугры ярдәмче һәм эшчеләрнең ышанычлы транспорты булган. Алар ашлык фуражы белән тәэмин ителгән, ә җәен бөтен коллектив белән бергәләп аларга печән хәзерләгәннәр. Фәриткә дә, елгыр, тиктормас үсмергә әтисе һәм электр линияләре буенча эшчеләр белән бергәләп атта, табигатьтә күп йөрергә туры килде.

Элек күп гаиләләр зур хуҗалык белән яши, эре һәм вак мөгезле терлек тота иде. Производствода, оешмаларда эшләүче гаилә башлыкларында үлән чабарга мөмкин булган урман аланлыкларында, чокырларга хәтле печәнлекләре була иде. Шуңа күрә дә тирә-як табигатьтә һәм урманнарда чисталык һәм тәртип булды. Урман хуҗалыгында, аерым алганда үтын хәзерләүдә эшләр югары дәрәҗәдә алып барыла иде.

Ярты ел эшләгәннән соң Фәритне Совет Армиясе сафларына алдылар. Озатыр алдыннан, коллективның тантаналы җыелышында без аңа әйбәт итеп хезмәт итәргә һәм яраткан эшенә әйләнеп кайтырга дигән киңәш бирдек. Ул безнең теләкне үтәде. Туган якларына әйләнеп кайтып, кичәге солдат янә гражданлык һөнәренә тотынды, 1983 елда ул инде яңа МТЗ-82 тракторында эшли иде.

Аңа нинди генә эшләр башкарырга туры килмәде. Нигездә, район электр челтәрләре өчен төрле йөкләр ташыды. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мал азыгы хәзерләүдә һәм уракта катнашты. Шулай ук хезмәттәшләре өчен ягулык, утын, мал азыгы алып кайту буенча йөзләгән рейслар ясады.

Кышкы чорда чылбырлы тракторда эшче бригаданы җылытылучы будкалы тагылмалы чанада юлсыз урыннарда район буйлап йөртә.

Шулай ук аңа ДТ-75 (БкМ) тракторы базасында бораулау-кран механизмына идарә итү күнекмәләрен дә үзләштерергә һәм зарурлык туганда төп машинистларны алыштыру өчен тиешле таныклык алуга имтихан бирергә туры килә. Һәм ул ун ел дәвамында бу эшне уңышлы башкара.

Хезмәт юлының 15 елын Фәрит Ягъфәр улы тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлар белән идарә итүгә багышлый, бер үк вакытта слесарь, моторист, вакыты белән механик вазыйфасын да үти. Җәен, ә күпчелек очракларда салкын кышкы шартларда еш кына ачык һавада эшли.

Юлсыз урыннарда йөрүче автомашиналар базасында бораулау-кран механизмнары белән заманча техника кайтарыла башлагач чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторларның кирәге бетә башлады. Һәм Фәриткә квалификациясен үзгәртергә туры килде. Ул комплекслы ремонт, трансформатор подстанцияләрен һәм электр челтәрләрен хезмәтләндерү буенча электромонтер була. Бу вазыйфада 20 елга якын эшләде. Хәзер электр энергиясен исәпләү төркемендә хезмәт сала.

Хезмәт эшчәнлегендәге үткән көннәре турында хәтерләп, Фәрит Ягъфәр улы коллегалары һәм остазлары Ришат Хәсәновны, Фәнис Арслановны, Рәмил Йосыповны, Рим Хәйбуллинны, Җәвит Сибәгатуллинны, пенсионерлар Мәхмүт Шәмсетдиновны, Фәрит Байморатовны, Сәүбән Искәндәровны, Нурислам Баһаветдиновны, бүгенге көндә мәрхүм Фасих Вәлиуллинны, Валерий Баһаветдиновны һәм башкаларны зур җылылык һәм рәхмәт белән искә ала. Шулай ук һөнәр үзләштерергә ярдәм итүче, сәламәтлеге белән җитди проблемалар туганда коллективында калырга мөмкинлек бирүче район электр челтәрләре һәм Ишембай электр челтәрләре предприятиесе җитәкчеләренә рәхмәтле ул.

Ветеранның шәхси тормышы да уңышлы. Фәрит Ягъфәр улы тормыш иптәше Илсөяр белән өч дистә елга якын тату гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның олы уллары Ягъфәр үзе ике бала әтисе инде, Себердә машина йөртүче булып эшли. Кызлары Рәйлә – фармацевт, Стәрлетамакта даруханәдә эшли. Кече уллары Динислам – әти-әнисенең шатлыгы, икенче класста укый.

Күп балалы әни булган Илсөяр Стәрлебаш авылында яшәүче Наҗия һәм Равил Галиевларның кызы. Үзәк район дәваханәсенең азык-төлек блогында эшли.

Фәрит Ягъфәр улы күп еллар намуслы эшләгәне өчен күп кенә Рәхмәт хатларына ия һәм район электр челтәрләре җитәкчелегендә яхшылар исәбендә тора, коллективта аны хөрмәт итәләр.

Әлеге тату, күркәм гаиләне Яңа ел белән, ә гаилә башлыгын һәм Стәрлебаш район электр челтәрләре коллективын һөнәри бәйрәмнәре – Энергетиклар көне белән котлыйсы килә! Сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар телим, хөрмәтле коллегалар!

Рәфкать БАСЫЙРОВ, ветеран-энергетик.

Стәрлебаш авылы.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: