Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 ноябрь 2018, 12:27

Балалы йорт - баллы йорт

Иң матур һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне алдыннан Стәрлебаш авылында яшәүче Чулпан һәм Филүс Гәрәевларның күп балалы гаиләсендә булдым.

Өйләренә кереп барганда ишек төбеннән үк: “Әллә адресны бутадым?” дигән уй башымнан йөгереп үтте. Ник дисәң, ишек төбеннән үк ишле балалы өйләрдә саклавы катлаулы булган искиткеч тәртип, чисталык хакимлек итә иде. Стена буйлап тезеп куелган берничә пар бала-чага аяк киемен һәм пөхтә итеп эленгән өс киемнәрен күргәч кенә үземнең дөрес кергәнлегемне аңладым.

Биш бала әнисе Чулпан Гәрәева һәрвакыт тыныч, елмаеп торган, ягымлы, ачык ханым. Балалар тәрбияләүнең аның өчен кыен түгеллеген ышанычлы әйтергә була. “Тормышымны башкача күз алдыма да китермим”, - ди ул үзе.

16 ел элек яшь гаилә язмышларын бергә бәйләгәндә, Чулпанның беренче никахтан Айнур исемле улы булган, Филүс аны үз улы итеп кабул иткән һәм тәрбияләгән. Әйткәндәй, Айнур армиягә барып кайткан, хәзер күрше Татарстан Республикасында эшли, әти-әнисенә, иркәләренә ярдәм итә.

Гаилә 2013 елда өй сатып алган, бергәләп ремонт ясаган. Янәшәдә – зур бакча, анда яшелчә-җимеш үстерәләр, мул уңыш җыеп алалар. Чулпан Ибраһим кызы хәстәрлекле әни генә түгел, тормыш иптәше айлап Төньякка эшкә киткәндә өйне, хуҗалыкны карап торучы яхшы хуҗабикә дә.

Гәрәевлар гаиләсендәге балалар төрле түгәрәкләргә йөри. Кызлары Аделина – 9нчы класс укучысы, Балалалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеген тәмамлаган. Ул бик матур рәсем ясый, чигә, төрле кул эшләре башкара. Аделина – өйдә зур ярдәмче, алты яшьлек Данияр һәм дүрт яшьлек Эвелинаны караша. 8 яшьлек Данис – бик җитди егет. Шулай булмый ни! Быел беренче класска укырга төшкән! Укуга бик җаваплы карый, апасы кебек үк рәсем ясарга ярата, Балалар иҗат йортына йөри. Малай үзенең рәсемнәрен зур горурлык белән күрсәтә. Данияр спорт мәктәбенә йөрер, мөгаен, аңа үз вакытында дзюдо, көрәш белән уңышлы шөгыльләнгән Айнур абыйсының медальләре бик ошый.

Биш бала әнисе булу – гади эш түгел, әлбәттә. Һәркайсының үз холкы, һәркайсы игътибар таләп итә. Шуңа күрә Чулпан Ибраһим кызының күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Көн саен балаларны бакчага илтергә, алып кайтырга, мәктәптән каршы алырга, дәресләрен эшләшергә, юындырырга, киендерергә, йокларга салырга, тәмле-тәмле ризыклар пешерергә кирәк. Балалар әйтүенчә, әниләре пицца һәм камыр эчендәге сосискаларны бик тәмле пешерә.

- Мин аларны иркәләргә яратам, ләкин кайвакыт вак-төяк шуклыклары өчен шелтәләргә дә туры килә. Ә болай алар тыңлаучаннар. Үзаллы, ярдәмчел, бер-берсенә игътибарлы булып үсәләр, - ди балалардан башка бәхетен күз алдына китермәгән күп балалы әни.

Ике ел элек Чулпан Гәрәева “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Бик лаеклы бүләк!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: