Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 ноябрь 2018, 15:09

Минем әнием...

Әни... Әнием. Ул минем иң якын һәм газиз кешем. Ул минем турыда хәстәрлек күрә һәм ярата, иртән назлы сүзләр әйтеп уята, мәктәпкә озата һәм каршы ала, минем бөтен уйларымны, хыялларымны белә, сизә, минем өчен борчыла...

Мин үземнең әнием Зифа Наил кызы белән бик горурланам. Ул чибәр, сөйкемле, хәстәрлекле. Аның елмаюын һәм очкынланып торган күзләрен, яңгыравыклы көлүен һәм хәстәрлекле кулларын, минем өчен газиз, кадерле җылы учларын яратам. Әнием изге күңелле, кешеләр белән уртак тел таба белә, аны барысы да ихтирам итә. Ул авыр чакта ярдәм кулы суза һәм күңел җылысын бирә.

Әни безне карый, игътибарын, сөюен бүләк итә. Аның барлык яхшылыклары өчен әниемә рәхмәтлемен. Тәмле ризыклар пешергәндә мин аңа ярдәм итәм, үзем өчен файдалы бик күп яңа нәрсәләр беләм, алдагы тормышымда кирәк булачак фәһемле белемнәр алам.

Мин әниемнең беркайчан да борчылмавын, һәрвакыт шат күңелле һәм күтәренке рухлы булуын, күзләренең ике кояш кебек, гел шулай янып торуларын телим. Аның елмаюы мине һәм башкаларны һәрвакыт сөендерсен иде.

Әнием мине кысып кочаклаганда, башымнан сыйпаганда, бөтен мәшәкатьләр, авырлыклар онытылгандай була.

Әнием!!! Һәрвакыт шундый яшь, чибәр, мөлаем, сәламәт булып кал, өебездә бәхет һәм шатлык хакимлек итсен. Анда һәрвакыт синең ягымлы көлүең, назлы җырларың ишетелеп торсын. Мин сагынып өйгә кайтканда, синең һәрвакыт көтүеңне һәм яратуыңны белеп торырмын...

Булганың өчен рәхмәт сиңа, әнием!

Руфина ИБӘТУЛЛИНА,

1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең 6а классы укучысы.
Читайте нас: