Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 октябрь 2018, 12:58

ВЛКСМ сафларында булуым белән горурланам

Без – СССРда 50нче елларда туган һәм тормыш мәктәбен комсомол тәрбияләгән буын. ВЛКСМ безнең өчен – өлкән тормышка әзерлек мәктәбе, яшьлек еллары һәм романтик хыяллар чоры, без әдәби геройлар, чынбарлыкта булган комсомолларның прообразлары – Павел Корчагин, Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой, Алексей Мересьев үрнәгендә чын кешеләр булырга өйрәндек. Аларның тормыштагы батырлыклары яшьләр өчен легендага, Ватанга тугры хезмәт итү үрнәгенә әверелде.

Минем тормышым мәктәп елларыннан комсомол белән бәйләнде. Башта 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең комсомол оешмасы секретаре, аннары институтта группаның комсоргы, югары уку йортын тәмамлагач – Яшерган урта мәктәбенең укытучылар комсомол оешмасы секретаре, соңыннан Стәрлебаш ВЛКСМ райкомында мәктәпләр төркеме буенча комсорг, оештыру бүлеге мөдире, икенче секретарь.

Башлап йөрүче, лидер, җитәкче булу – гади эш түгел, җаваплы, кешедән күп көч, зирәклек, тапкырлык, гаделлек таләп итүче хезмәт. Ә яшьләрнең юлбашчысы булу өчен, болардан тыш, инициативалы, егәрле, эшлекле булырга кирәк. Ул вакыттагы комсомол райкомы лидерлары: Рәйсә Гайсарова, Таһир Фәттахов, Ягъфәр Хисмәтуллин, Рәйсә Латыйпова, Әгъзам Котлушин, Галина Шаклеина, Фирүзә Батыршина, Елена Чернова, Иван Ефремов, Хәлимә Фәйзуллина, үземнең хәтердә калган башлангыч комсомол оешмасы секретарьлары Вахит Әхмәдиев, Илсур Рысаев, Илдар Локманов, Фәнил Ибәтуллин, Галиҗан Ганиев, Наил Хөснетдинов һәм башкалар нәкъ шушы сыйфатларга ия иде.

Комсомол һәм яшьләрнең, минем замандашларымның ил һәм җәмгыять өчен файдалы эшләре бик күп булды. Халык хуҗалыгының төрле участокларында хезмәт казанышлары, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен социалистик ярышлар, җиңүчеләрне ачыклау һәм хөрмәтләү, комсомолларны һәм яшьләрне сәяси агарту һәм икътисадый укыту, хәрби-ватанчылык, күмәк кеше катнашлыгында спорт һәм мәдәни чаралар безнең тормышыбызны тулыландыра, ватанпәрвәрлек рухы һәм Туган илгә сөю тойгысы, югары әхлакый сыйфатлар, тормышка һәм тирә-яктагы кешеләргә дөрес мөнәсәбәт тәрбияли иде.

Алдымда шул елларның фоторәсемнәре ята. Аларның кайберләрендә сурәтләр бик ачык күренми, ләкин алар миңа бик кадерле һәм аларда сурәтләнгән кешеләр турында матур истәлекләрне яңарта. Аларның берсе миңа аеруча кадерле (рәсемдә). Бу фоторәсемдә район комсомол оешмасының кызыл байрагы фонында Бөек Ватан сугышында катнашучылар – Советлар Союзы Герое Абдулла Шәнгәрәй улы Әхмәтов, аның полкташы, шулай ук Советлар Союзы Герое, кызганычка каршы аның исем-фамилиясен хәтерли алмадым, Лотфрахман Габдрахман улы Галиев, Идият Хәйри улы Хәйбуллин, КПСС райкомының беренче секретаре Барый Кинҗәбулат улы Арслангулов, ВЛКСМ райкомы секретаре Галина Трофимовна Шаклеина, мин – мәктәпләр төркеме буенча комсорг һәм районның иң яхшы укучылары – уку алдынгылары. Мәктәп комсомол оешмалары секретарьлары, лидерлар, уку алдынгылары, шул ук өлкән буынның күренекле кешеләре белән төшкән тагын бер фоторәсем. Бу фоторәсемнәр ВЛКСМ райкомының буыннар алмашына нинди җитди игътибар биргәнен, яшьләрдә югары ватанчылык хисләре, фашист илбасарларыннан тынычлыкны һәм бәхетне яулап алучылар өчен горурлык тойгысы тәрбияләвен ачык күрсәтә.

Һичшиксез, безнең буында сүздә Ватанга сөю турында сөйләп, чынбарлыкта байлык һәм үзләренең рәхәт тормышы өчен еш кына лаексыз эшләнгән яки үзләштерелгән җәмәгать акчаларын эләктереп, үз илләрен ташлаганнарга карата каршы торучанлык ныклы тәрбияләнгән.

... Үземнең комсомол елларымны хәтерләп, мин язмышыма аларның тормышымда булганнары өчен, соңыннан тагы да җаваплырак урыннарда эшләгәндә миңа кирәк булган күп нәрсәгә өйрәткәннәре өчен рәхмәт әйтәм. Иң мөһиме – янәшәбездә булучыларның кадерен белергә, аларны аңларга һәм ярдәм итәргә өйрәттеләр. Барлык элекке комсомолларны Ленин комсомолының 100 еллыгы уңаеннан котлыйм. Яшьләрнең тарихи үткәннәрне онытмауларын, аны хөрмәт итүләрен һәм аңардан дөрес нәтиҗәләр ясауларын телим.

Әлфия ГАЛЛӘМОВА,

Стәрлебаш комсомол райкомының элекке икенче секретаре.

Стәрлебаш авылы.

Читайте нас: