Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 октябрь 2018, 12:55

Сайлаган һөнәрләрендә ялгышмаганнар

Суд приставлары - үтәтүчеләр Шәүкать Галиев һәм Аяз Корбангалиев (рәсемдә) Стәрлебаш районы суд приставлары хезмәте бүлегендә узган елдан алып эшли. Шуңа карамастан, үз бурычларын уңышлы башкаралар. Егетләр бүлеккә Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң килә.

Һөнәри бурычларына ярашлы, алар районның авыл биләмәләрендә яшәгән юридик һәм физик шәхесләр булган бурычлыларның документларын үти. Яшь белгечләрнең бурычлары күп - бурычлыларны эзләү, бурычлыларны җинаять җаваплылыгына тарттыру турында тикшерү материалларын җыю һәм тәү тикшерүчегә тапшыру, милеккә арест салу, штрафларны түләтү.

- Эшебез җиңелдән түгел, - ди бүлек начальнигы Урал Әминев. - Шунысы сөенечле, хезмәткәрләр, яшь булуга карамастан, белемле, аралашучан һәм ярыйсы ук тәҗрибәле. Коллективка бик тиз өйрәнделәр, иптәшләреннән тәҗрибә туплыйлар. Максатка омтылучанлык һәм җаваплылык - аларның иң мөһим сыйфатлары, шуның нәтиҗәсендә Шәүкать һәм Аяз хезмәттәшләренең һәм җитәкчелекнең хөрмәтен яулап өлгерде, - ди Урал Минехаҗи улы.

Кайвакыт стресс яки агрессив хәлдәге кешеләр белән аралашырга туры килә, шуның белән дә эш авырая, диләр приставлар үзләре һөнәрләре турында сөйләп.

- Без һәркемнең хәленә объектив карарга, бурычлылар белән итагатьле сөйләшергә һәм уртак тел табарга тырышабыз. Әмма, дөресен әйткәндә, бу бик җиңел түгел, - ди егетләр. Шәүкать һәм Аяз сайлаган һөнәрләрендә ялгышмадык, ди һәм, барлык авырлыкларга карамастан, суд приставлары булып эшләү аларга ошый.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: