Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
26 октябрь 2018, 12:57

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыгалар

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре – төрле техника – җиңел һәм йөк автомобильләре, автобуслар, маршрут транспорты һ.б. руле артында утыручылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Алар арасында стәрлебашлыларга яхшы таныш, үзәк район дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” машиналарын йөртүчеләр Хәлим Хөсәенов һәм Рәмил Кадыймов (рәсемдә). Чөнки тормышта һәркайсыбызга бер тапкыр булса да “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга һәм аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгәне бар.

Аларның эше җиңелдән түгел. Ул сменалы, нормалы түгел дип әйтергә мөмкин. Аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, төрле һава шартларында, район үзәгендә генә түгел, башка авылларга да чакыруларга чыгып китәргә, зарурлык туганда Уфага, Стәрлетамакка, Ишембайга һәм башка шәһәрләргә авыруларны алып барырга туры килә. Аларның эше руль артында утыру белән генә бетми. Алар “Ашыгыч ярдәм” фельдшерларына авыруны носилкага салып машинага кадәр алып чыгарга, ә үзәк район дәваханәсенә алып килгәч – бүлеккә кертергә, аны рентгенга алып барырга һ.б. ярдәм итәләр.

Хезмәтләре авыр булуга карамастан, алар һөнәрләренә тугры кала. Икесе дә “Ашыгыч ярдәм” машинасында байтак вакыт эшли.

- Кешеләргә карата хөрмәтле, җаваплы, эш сөючән, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр. Бер сүз белән әйткәндә, афәрин! – ди Хәлим Әнвәр улы һәм Рәмил Рәшит улы турында җитәкчелек һәм коллегалары. – Эшләрен нечкәлекләренә кадәр беләләр, машинаны төзек хәлдә тоталар, чөнки алар авыруларның сәламәтлеге, ә еш кына хәтта гомере дә үзләренең тиз һәм дөрес эшләвеннән торуын яхшы аңлыйлар.

Аларның һөнәрләре шулай ук әхлакый ныклык, физик көч таләп итә. Бу җаваплы, авыр, ә кайвакыт хәтта хәвефле көндәлек хезмәт. Ләкин Х.Хөсәенов һәм Р.Кадыймов үз бурычларын яхшы башкара, катлаулы, әмма кешеләргә бик кирәкле һөнәрләреннән башка үзләрен күз алдына китерә алмый.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: