Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
17 сентябрь 2018, 12:16

Агач эшләре остасы

Гыйлемдар Кәримов (рәсемдә) бу көннәрдә үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләүчеләрнең берсе. Аның тормышы туганнан бирле урман белән бәйле. Ул Бөрҗән районында туган, Ишембай районында үскән, якын-тирә урманнарның барлык сукмакларын таптап чыккан. Армиягә киткәнче урман кисүче булып эшләгән, аннары – эшләвен дәвам иткән. Соңыннан егет шәһәргә барып, заводка эшкә кергән. 2005 елда Стәрлебашка күченгән. Монда ул евроремонт белән шөгыльләнгән, еш кына эш белән шәһәрләргә барган. Ләкин тиздән ул үзенең урманга тартылуын аңлаган. Шул вакытта Стәрлебаш агач эшкәртү цехына рамчы таләп ителгән.

Гыйлемдар Гайсар улы пилорамада ике елдан артыграк эшли. Шушы вакыт эчендә ул хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган, үзен җаваплы хезмәткәр итеп күрсәткән.

Ул урман продукциясен эшкәртә, нәтиҗәдә алынган агач материаллары халыкка сатыла. Эш күп, ләкин Г.Кәримов эшне сыйфатлы, төгәл һәм вакытында башкара. Хәтта төзелеш сезоны кызган мәлдә заказлар саны артканда да.

- Безнең эштә иң мөһиме – техника хәвефсезлеген үтәү, - дип саный ул. – Шулай иткәндә генә бәхетсезлек очракларын булдырмаска мөмкин. Тасмалы пилорама – җитди җайланма, хезмәткәрдән зур игътибарлылык һәм саклык таләп итә.

Гыйлемдар Кәримов – универсаль хезмәткәр. Ул рамчы да, урман кисүче дә була ала, кирәк булса тракторга утыра, тракторчы-машинист таныклыгы бар. Кайсы агачтан идән яки бәбкәлек ясап була, бура өчен кайсы яхшырак – ул барысын да белә. Бер бүрәнәдән нинди үлчәмле ничә такта чыга – бер карашта билгели. Кыскасы, ул үз эшенең остасы!

Моннан тыш, эш җиһазларын үзе үк төзәтә дә. Башлаган һәр эшен ахырына кадәр җиткерә. Мондый эшчеләр – алтын бәясенә торырлык.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: