Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
7 сентябрь 2018, 16:48

Зур төгәллек таләп иткән эш

8 сентябрьдә финанс өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Алар алдында бюджетларны грамоталы планлаштыру, акча средстволарын тәгаенләү, аларны нәтиҗәле тоту, керем чыганакларын үстерү буенча җаваплы бурычлар тора.

Икътисад, финанслар, саннар, исәп-хисап... Бу өлкәгә кагылышы булмаган кешегә болар барысы да күңелсез дә, катлаулы да кебек тоела. Чынлап та, район бюджеты белән эшләү – гади эш түгел. Монда гаять зур төгәллек, игътибарлык, һәм, әлбәттә инде, сайлаган һөнәреңә тугрылык, әлеге төгәллекләрнең барысына да кызыксыну таләп ителә.

- Мин беркайчан да һөнәремне күңелсез дип исәпләмәдем, аны хәтта иҗади дип әйтергә мөмкин, саннарның нәтиҗәсен чыгару бик кызыклы, без саннар белән генә эш итмибез бит әле. Аларның һәрберсе артында кеше, теге яки бу вакыйга, хәл, мөһим мәсьәлә тора, - ди район финанс идарәсенең бюджетлар үтәлеше секторының баш икътисадчысы Гөлфирә Хөсәенова (рәсемдә). Төгәл фәннәргә, аерым алганда математикага сөю Гөлфирә Абдулла кызында өлкән классларда барлыкка килә. Ул вакытта аның укытучысы Иван Ефремов була, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Гөлфирә катлаулы мәсьәләләр чишү белән мавыга. Мәктәпне тәмамлап, Уфа финанс техникумына укырга керә, 1990 елда диплом алганнан соң юллама буенча район финанс идарәсенә эшкә кайта. Башта бюджет инспекциясе икътисадчысы була, аннары керемнәр бүлеге, бюджет үтәлеше секторы икътисадчысы. Г.Хөсәенова монда, бер урында, район финансларын яклауга зур җаваплылык салып, 30 елга якын эшли. Чөнки дөрес оештырылган финанс сәясәте – районның иминлеге, халыкның тормыш сыйфаты арту нигезе. Гөлфирә Абдулла кызы хезмәттәшләре турында тик җылы сүзләр генә әйтә: “ Без – бер зур команда, һәркайсыбызның бурычлары бик тыгыз бәйләнгән. Финанс идарәсе белгечләре өчен акча – ул эш. Зур суммалар да аларда борчу тудырмый. Болар бары тик җентеклерәк исәпләүне таләп иткән саннар. Чөнки бу саннар артында чын средстволар тора, аларның дөреслегенә һәм файдалану нәтиҗәлелегенә күп кешеләрнең иминлеге һәм тынычлыгы бәйле.

Лиана ЯРМИЕВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: