Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 сентябрь 2018, 12:00

Яңа уку елы яңа ачышлар һәм уңышлар китерсен!

Сентябрь аеның тәүге көнендә үк һава торышының җылы, кояшлы торуы күпләрне шатландырды. Чөнки 1 сентябрьдә илебезнең күпчелек мәктәпләрендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар үтте. Миллионнарча кыз һәм малайлар төрле: математика, рус теле, география фәннәре буенча белемнәрен арттырыр өчен парта артына утырды... Алда аларны дәресләр, контроль һәм өйгә эшләр һәм бихисап класстан тыш кызыклы чаралар көтә. Каникул тәмамланды, укырга вакыт.

Безнең районның 18 белем бирү учреждениесе 2055 мәктәп укучысы өчен ишекләрен кунакчыл ачты. Классташлар һәм укытучылар белән шатлыклы очрашуларга бай бу көн барлык укучыларга кадерле. Әмма мәктәпкә беренче тапкыр аяк баскан 210 кыз һәм малай аны аеруча түземсезлек белән көтте.

Гадәттәгечә, 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе филиалының Яңгырчы төп мәктәбендә линейка кызыклы һәм дулкынландыргыч үтте. Матур киенгән укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар, шат елмаюлар, мәктәп турында җырлар һәм чәчкәләр, чәчкәләр, чәчкәләр. Боларның барысы да мәктәпләрдә елына бер тапкыр гына булган кабатланмас мохит тудырды. Игътибар үзәгендә тәүге тапкыр мәктәп тупсасы аша атлап үткән, «Белем иленә» сәяхәт кылырга әзерләнгән сигез кыз һәм малай булды, әлбәттә. Кулларына чәчкә гөлләмәләре тоткан шушы балаларның нинди дулкынлану һәм тырышлык белән әйбәт укырга, дус һәм һәр яклап үрнәк булырга вәгъдә бирүләрен күрсәгез икән! Шушы күркәм бәйрәм белән барлык җыелучыларны филиал буенча директор урынбасары Зөлфирә Латыйпова котлады. Ул мәктәпкә даими ярдәмнәре өчен «Урал» агрофирмасы» җәмгыяте җитәкчесе Р.Б.Кәримовка, «Урожай» җәмгыяте җитәкчесе И.Р.Гаскәровка, эшкуар Ф.Н.Ширгазинга, авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Кәримовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа ачышларга, казанышларга һәм җиңүләргә старт биреп, тәүге мәктәп кыңгыравы яңгырады. Хәерле юл, кызлар һәм малайлар! Яңа уку елында төпле белем алуыгызны һәм яхшы билгеләргә укуыгызны телибез!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: