Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
31 август 2018, 12:00

Ветеринарлар династиясе

Бүген Русиядә Ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләнә. Ул чагыштырмача яшь бәйрәм – рәсми көне 1914 елда билгеләнгән. Айдарәле авылыннан Дәүләтшиннар гаиләсе өчен (рәсемдә) бу һөнәри бәйрәм генә түгел, гаилә бәйрәме дә.

Елена һәм Илфат Дәүләтшиннар безнең районга 30 елга якын элек яшь белгечләр сыйфатында килгәннәр. Алар икесе дә Стәрлетамак совхоз-техникумын тәмамлаганнар. Шунда ук эшкә тотыналар. Башта “Ключевые горы” урындагы колхоз терлекләренең сәламәтлеге сагында торалар, аннары – Тәтер-Арслан ветеринария участогында. Бүгенге көндә Илфат Әсхәт улы Айдарәле ветеринария участогына мөдирлек итә, Елена Леонидовна шунда ук ветфельдшер булып эшли. Алар халыкның шәхси хуҗалыкларындагы терлекләрнең сәламәтлеген күзәтү астында тота. Прививкалар ясыйлар, исәп алып баралар, көннең яки төннең теләсә кайсы сәгатендә чакыру буенча дүрт аяклы пациентларын дәваларга ашыгалар.

Дәүләтшиннар шәхси хуҗалыкларында күп мал-туар асрый. Алар озак еллар елкычылык, башкорт эчемлеге – кымыз әзерләү белән шөгыльләнә. Илфат Әсхәт улының тагын бер мавыгуы бар – ул Сабантуйда ат чабышларына атлар әзерли. Һәм, әйтергә кирәк, ул өйрәткән атлар чабышларда күп тапкырлар катнашып, җиңүләр яулаган.

Дәүләтшиннар авылдашлары, коллегалары арасында хөрмәт яулаган.

- Һөнәри осталыклары нәтиҗәсендә үзләренә ышанып тапшырылган ветучастокта имин эпизоотик хәл күзәтелә. Елена һәм Илфат Дәүләтшиннар ветеринария хезмәте алдына куелган барлык бурычларны вакытында һәм уңышлы башкара, - дип билгели район ветеринария станциясе начальнигы Азат Әхмәров.

Быел җәй ветеринарлар династиясе тагы да тулыланган. Аксен агросәнәгать колледжын тәмамлап, уллары Илнур район ветеринария станциясендә эшли башлаган. Үрнәкле белгеч эзләп аңа ерак барасы юк, иң яхшы үрнәк – терлекләрне яраткан, үз һөнәрләренә тугры әти-әнисе.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.

Читайте нас: