Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
31 август 2018, 12:06

Һәр өйне җылылык белән тәэмин итәләр

СССР Югары Советы указы белән 1980 елдан башлап Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә. Ул Русия календарендә генә түгел, элекке СССРның илләрендә дә бар. Бәйрәм көне дип сентябрьнең беренче якшәмбесе санала, быел ул 2 сентябрьгә туры килә.

Безнең районда озак еллар дәвамында “Газпром газ бүлү Уфа” Салават шәһәре филиалы Стәрлебаш комплекслы хезмәте үзенең социаль әһәмияттәге эшчәнлеген уңышлы алып бара. Бу тату һәм эшкә сәләтле коллектив авылларны зәңгәр ягулык белән өзеклекләрсез тәэмин итү буенча нәтиҗәле һәм сыйфатлы эш өчен күп тапкырлар бүләкләнгән һәм ел саен төрле дәрәҗәдәге грамоталар белән билгеләнә.

Хезмәткәрләргә йөкләмә артса да, коллективның саны күп еллар дәвамында тотрыклы кала. Районның газ хуҗалыгы үсешә, хезмәтләндерелүче объектлар арта. Мәсәлән, агымдагы ел башыннан 27 торак өйдә беренче тапкыр газ эшләтеп җибәрелде. Газчылар өчен җәй – киеренке чор. Сафка кертү буенча эшләрдән тыш, планлы-кисәтү ремонтлары үткәрелде, газ хуҗалыгын кышка әзерләү чаралары үткәрелә. Күндерәк, Первомайский, Бакый авылларындагы газны редуцияләү пунктларында реконструкция үткәрелгән. 74 газ көйләүче пунктта, блоклы газ көйләүче пунктларда, шкафлы көйләүче пунктларда агымдагы ремонт үткәрелгән, 11ендә импульслы линияләр монтажланган. 333 запор арматураларын һәм компенсаторларын техник хезмәтләндерү башкарылган, 15 бик алыштырылган. Җиде газ коесы бетерелгән һәм краннар куелган. 100 километрдан артыграк озынлыкта җир асты газ үткәргечләренә приборлы тикшерү үткәрелгән. Һәм тагын бик күп эшләр башкарылган. Газчыларның терминнарын белү кыен. Кыскасы, районның газ челтәрләре һәм кулланучыларның газ җиһазлары төзек хәлдә булсын өчен барысы да эшләнгән. Аларның эш көне иртә таңнан башлана, ул төрлечә дәвам итәргә мөмкин. Аеруча авария-диспетчерлык бригадасыныкы. Мәшәкатьләр һәрвакыт җитәрлек, ә көзге чорда бигрәк тә. Хәзерге вакытта газчылар җир асты газүткәргечләрен ике катлы йортларга яңадан тоташтыру белән шөгыльләнә. Без аларны нәкъ шунда, Ленин урамында шәхси җылытуга күчү эшләре барган җирдә (рәсемдә) фотога төшереп алдык.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан гәзит укучылар исеменнән аларга ныкышмалы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе, сәламәтлек, егәрлек һәм уңышлар телисе килә.

Рәсемдә: Дамир Галиәкбәров, Ирек Кәримов, Салават Галимов, Ленар Яминов.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.


Читайте нас: