Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 август 2018, 12:22

Яңа уку елы башлана

Август – белем бирү хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле ай. Ул яңа уку елы башлану, белем бирү системасының агымдагы торышы анализлану, проблемалар күтәрелү, яңа уку елына бурычлар билгеләнү белән кабул ителә.

22 августта район Мәдәният йортында үткәрелгән август киңәшмәсенә директорлары җитәкчелегендә район мәктәпләре делегацияләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре мөдирләре, авыл биләмәләре башлыклары, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат йорты, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы директорлары һәм вәкилләре, ата-аналар, фәннәр буенча методик берләшмәләр җитәкчеләре җыелды.

Аның эшендә район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, БР Башлыгы хакимиятенең гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм аларны кабул итү буенча идарә начальнигы урынбасары А.Г.Попков, БР Башлыгы ярдәмчесе С.Ф.Харасов, БР мәгариф министрының беренче урынбасары И.М.Мәүлетбердин, район мәгариф бүлеге начальнигы М.Ә.Кәримов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар һәм кунаклар башлангыч мәктәп, Тәтер-Арслан урта мәктәбе Стәрлебаш авылының 3 һәм 4 санлы балалар бакчалары, Балалар иҗат йорты коллективлары күргәзмәсе белән танышты. Анда аларның күрсәткечләре һәм казанышлары, тикшеренү эшләре, кул эшләре куелган иде.

Район үзәге мәктәпләре укучылары башкаруында яңа уку елы белән музыкаль котлаулар тыңладылар. Район Мәдәният йортында шулай ук “Планета”китаплар кибете челтәреннән методик әдәбият күргәзмә-сату оештырылды.

Чара гомерләренең күп елларын үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган, район мәгарифен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарны тантаналы хөрмәтләү белән тәмамланды (рәсемдә).

(Чара турында җентекле материал гәзитебезнең киләсе санында бастырылачак).
Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.
Читайте нас: