Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 август 2018, 11:57

Хезмәт даны аның юлдашы

Воркутада вокзалда Гобәйдулла Әхмәдиевны якташы Наил Искәндәров каршы ала. Кул биреп күрешәләр. Кочаклашалар. - Хәзер безгә барабыз. - Шәһәр тирәсендә дистәдән артык шахтер поселоклары бар, - дип аңлата ул аннары. – Безнеке “Северный” дип атала. Поселок янындагы барлык шахталар “Воркутауголь” берләшмәсенә керә. Алар барлыгы унөч. Менә иртәгә иртән үк барып, безнең шахтага эшкә урнашырсың, аның исеме – Аяч-яга. - Ничек, ничек? - Аяч-яга, - дип кабатлый Наил. – Бу республиканың төп халкы - коми телендә. Икенче көнне – шахта директорына. Ул игътибар белән тыңлый. Нык бәдәнле егеткә тагы бер сынаулы караш ташлый. Аннары йомгаклап болай ди: - Ярар. Син безгә туры киләсең. Алабыз. Тулай торактан урын бирербез. 1980 елның октябре, бу вакытта Гобәйдуллага 22 яшь була.

Бригадир Авазбек Садыйков:

- Я, егет, үзең белән таныштыр, - ди.

Озак сөйләп тормый ул. Кыскача биография. 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең сигез классыннан соң Күмертау педучилищесына керә. Физкультура укытучысы белгечлеген ала. Аннары армиядә хезмәт итә. Кайткач, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә тренер булып бара. Бер елдан соң җәй көне Стәрлебашка кунакка кайткан Наил Искәндәров белән очраша. Ул аны үгетли башлый: әйдә, безгә кил, үкенмәссең...

Гобәйдулла ике ай буе уйлана. Шулай да кызыксынуы җиңә. Әти-әнисе Барый ага һәм Маһинур апа мондый карарын хуплыйлар. Бертуганнары Рәфкать, Мидхәт, Әсхәт, Әхмәт тә аларга кушыла. Һәм ул ерак юлга – Заполярьега кузгала.

- Бездә бригадалар күп, - дип аңлата Садыйков, аны тыңлаганнан соң. – Безнең коллективта унбер кеше. Барысы да ышанычлы хезмәткәрләр. Син уникенче булырсың.

Шахтага беренче тапкыр төшү. Тирәнлеге – 700 метрдан артыграк. Гобәйдулла курку кичерми. Янәшәсендә меңләгән тапкыр җир астына төшкән иптәшләре була. Ташкүмер чыгару участогының гаять зур булуы гаҗәпләндерә. Забойлар еракка сузыла.

Аның шахтерлык тормышы шулай башлана.

Җир асты җайланмалары машинисты була. Бу җайланмалар дистәләгән километрларга сузылган тасмалы һәм тоташтыргыч транспортерларны хезмәтләндерә.

Ә өч елдан тау-чыгару машиналары машинистына укый. Гадирәк итеп әйткәндә, шахта комбайнчысына әверелә. Алда лаваларны кисүче бригадалар бара. Алар артыннан күмер чыгару буенча участоклар. Эш фронты бик зур була.

Ул берничә ел тулай торакта яши. Бервакыт шахтерларның берсе елмаеп:

- Әйдә мин сине якташың белән таныштырам. Әйбәт кыз, - ди.

- Кем ул? – дип гаҗәпләнә Гобәйдулла.

- Менә үзең күрерсең.

Сәбәбе дә табыла – шул шахтерның туган көне була.

Шулай итеп Гобәйдулла Альфинур белән таныша.

Ул моңа кадәр әти-әнисе белән Стәрлебаш районының Күндерәк авылында яшәгән. Стәрлетамак медучилищесын тәмамлаган. Монда Төньякка апасына кунакка бара. Шулай итеп монда торып кала. Шәфкать туташы булып эшли.

Очраша башлыйлар. Эш ЗАГСка кадәр барып җитә. Яшьләргә фатир бирәләр. Уллары Руслан туа.

Шахтер эше – иң авыр, шулай ук иң хәвефле һөнәрләрнең берсе. Смена үзе алты сәгать дәвам итә (үзгәрүчән график). Кислород җитмәү, тузан, тавыш шартларында җир астындагы бу сәгатьләрне үткәрүнең нинди авыр булуын аңлатып торырга кирәкмидер. Эш барышында өйдән алып килгән ризыкны капкалап аласың. Ә шахтага барып җитү, төшү, әзерләнү, кире менүгә киткән вакытны да кушсаң – барлыгы унбер сәгатькә якын җыела. Һәм яхшы күрсәткеч белән эшләргә дә кирәк. Смена нормасын үтәү – бу бик әйбәт. Ә Гобәйдулла еш кына бер ярым һәм хәтта ике норманы үти. Моның ничек килеп чыгуына ул үзе дә гаҗәпләнә.

Аңардан һәм Наил Искәндәровтан кала “Воркутауголь” берләшмәсендә тагын берничә стәрлебашлы эшли: Фәнил Галиев, Хәлил Гомәров, Рәфис Мөхәммәтҗанов, Мәхмүт Кәримов, Хәмит Мөхәммәдьяров, Рөстәм Газизов. Очрашып, чын күңелдән сөйләшеп утырган чаклары була. Туган якларын искә алалар. Әйткәндәй, алар барысы да лаеклы эшли, үз коллективларында хөрмәтле хезмәткәрләр, югары ведомстволы наградалары була.

Ә хәзер бу эштәге хәвеф турында әйтеп үтәм. Шахтада булганда, алдагы сәгатьтә яки минутта нәрсә буласын белмисең. Алдан бернәрсә дә әйтеп булмый. Җир астында берничә йөз метр тирәнлектә булганда бу турыда беркем дә уйлап тормый. Ныклы рухлы булырга кирәк, башкача булмый. Эш белән онытылалар. Ә бит янгыннар да, җимерелүләр дә була. Мондый вакытларда үзәкләре өзелә, ләкин алар мондый хәлләрне дә уздырып җибәрә белә.

Бервакыт 2003 елның җәендә аны шахта директоры чакырта. Әхмәдиев кыенсынып кына керә аның кабинетына. Җитәкче елмаеп аңа шәһәр гәзитен суза.

- Күрдеңме?

- Нәрсәне?

- Беренче биттә укы.

Ә монда Гобәйдулла Барый улы Әхмәдиевка озак еллар намуслы эшләгәне һәм күмер сәнәгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен “Русия Федерациясенең атказанган шахтеры” исеме бирелүе турында Русия Президенты В.Путинның Указы бастырылган була.

Директор аның кулын кыса.

- Котлыйм.

Аннары коллективта да барысы да җылы котлыйлар.

Ул елны Воркута шәһәренең 60 еллыгы билгеләнә. Бу уңайдан Мәскәүдән ул вакыттагы Русия Дәүләт Думасы Рәисе Б.Грызлов килә. Ул тантаналы мохиттә Әхмәдиевка шушы исем турындагы таныклыкны һәм шундый ук матур билге тапшыра.

Моңа кадәр дә Гобәйдулла Барый улының I дәрәҗә, II дәрәҗә һәм III дәрәҗә “Шахтер даны” медальләре була – ягъни ул тулысынча шушы югары награда кавалеры булган.

Аның әле илнең Почетлы доноры таныклыгы да бар. Ул 60 тапкырдан артыграк чирлеләр өчен кан биргән.

Эш шартлары авыр булу белән бәйле шахтерларның хезмәт стажларын исәпләүдә ташламалар бар. Пенсиягә чыкканнан соң да Гобәйдулла Барый улы тагын ун ел шахтада эшли. Аннары 2011 елда гаиләсе белән туган ягына кайта. Альфинур Әнвәр кызының бу вакытка 28 ел Заполярье стажы була. Медик булып эшли.

Әхмәдиев иптәшләре белән җылы хушлаша.

Бригадир Анатолий Захарчук сорый:

- Кая урнашырга уйлыйсыз?

- Үзебезнең Стәрлебашта. Ул район үзәге.

- Ярый, уңышлар телим сезгә.

- Рәхмәт.

- Синең ничә ел шахтерлык стажы җыелды инде, - дип кызыксына Анатолий Николаевич.

- Утыздан артык.

- Моны батырлыкка тиңләргә мөмкин. Утыз ел җир астында, лава-забой арасында. Моңа бар кеше дә түзә алмый.

- Артыгын сөйләп торма, - ди Әхмәдиев. – Ул вакытта, син үзең дә батырлык кылгансың булып чыга.

- Минеке егерме бер, - ди бригадир. – Утызга кадәр җиткереп булмастыр. Үзең беләсең, кайчандыр берләшмәдә унөч шахта иде, хәзер алтау гына калды. Ябылганнарында да менә дигән күмер күп дип әйтәләр дә ул. Кем белә, бәлки, безнең шахтаны да ябарлар...

- Күңелсез хәл, әлбәттә, - ди Гобәйдулла Барый улы. – Күңелеңне төшермә.

Әхмәдиевлар җәй көне китәләр. Ул вакытта ак төннәр була – ике айга якын тәүлек әйләнәсе якты. Алар табигатьнең шушы гаҗәеп мизгеле белән дә хушлаша. Гомумән, монда табигать тә кырыс. Кышын – көчле салкыннар. Көздән – төньяк диңгезләрдән килүче үзәккә үтә торган җил. Җәй кыска.

Стәрлебашта аларның яңа зур карагай өйләре була инде. Аның эшен бетереп керәләр. Кызыл кирпеч белән тышлыйлар. Матур итеп веранда ясыйлар. Күркәм өй килеп чыга. Искиткеч бакча. Капкадан өйгә кадәр ачык кызыл төстәге плиткалардан сукмак салынган, аның ике ягында чәчәкләр үсә. Матур беседка. Бар җирдә матурлык, күркәмлек.

Берчак аларга хуҗаның күптәнге танышы килә. Өйне, йортны карап чыга. Аннары сокланып:

- Оҗмах почмагы булган бит бу, - ди.

Гобәйдулла Барый улы эшләвен дәвам итә. Абзарында – үгез. Иллеләп куян асрый. Тавыклар, үрдәкләр. Альфинур Әнвәр кызы да бар җирдә тәртип булуын ярата.

Ә уллары Руслан – менә дигән сварщик. Металлдан күз явын алырлык матур бизәкләр ясый. Шулай ук әйбәт машина йөртүче. Хәзерге вакытта Себердә вахта ысулы белән эшли. Вахтадан кайтуга ук хуҗалык эшләренә тотына. Әтисенә охшаган.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.

Читайте нас: