Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 август 2018, 14:16

Гомер буе спорт белән дус булган

Ибракай мәктәбенең башлангыч классларында укыганда ук Рәфис Таймасов классташлары арасында хәрәкәтчәнлеге белән аерылып торган, физкультура дәресләрен яраткан. Калкаш урта мәктәбендә укыган вакытта да физкультура аның яраткан фәне, ә Ришат Галиәкбәров – яраткан укытучысы булган. Ул Рәфискә Стәрлетамак физик культура техникумына керергә киңәш биргән дә.

Башкача булуы да мөмкин түгел. Рәфис барлык мәктәп һәм район ярышларында катнашкан. Җиңел атлетика, күп төрле көрәш, чаңгы спорты буенча район чемпионы булган. Техникумда уку елларында аны армиягә алганнар. Украинада, гражданнар оборонасы гаскәрләрендә хезмәт иткән. Намуслы солдат булган, дисциплинаны яраткан. Өлкән сержант званиесенә кадәр хезмәт иткән. Совет армиясе отличнигы булган, “Бишьеллыкның яшь гвардиячесе”билгесе белән бүләкләнгән, батальонның комсомол оешмасы секретаре булган. Армиядән соң, физкультура техникумын уңышлы тәмамлап, 1984 елда район мәгариф бүлеге мөдире Х.С.Сәгыйдуллин кабинетына керә. Ул аңа эшкә урнашырга мөмкин булган 17 мәктәпне сайларга тәкъдим итә. Әмма исемлектә булмаган яшь егет Калкаш мәктәбендә эшләргә теләк белдерә. “Туган җиремдә эшлим”, ди ул.

Рәфис Рафикъ улы бар күңеле белән эшкә тотына. Ул вакыттагы мәктәп директоры Р.М.Кинҗәбаев тырыш егетне хуплый. Мәктәптә спорт залы кечкенә, дәресләр үткәрергә урын булмый. Икенче елга ук балалар яңа спорт комплексында шөгыльләнә, соңрак ул районда “Иң яхшы спорт комплексы” смотр-конкурсында җиңә. Берникадәр вакыттан соң район мәгариф бүлеге инспекторы Я.Г.Шәрипов башлангычы белән Р.Таймасов мәктәптә көрәш секциясен ача. Шушы секцияне үткәргән 20 елда 34 район чемпионы, 8 республика чемпионы әзерли. Көрәш буенча беренче тапкыр район чемпионы булган укучым Азат Янгуловка рәхмәт, бу минем өчен этәргеч булды, ышанычымны арттырды”, - ди Р.Таймасов. – Аннары башка спортчылар әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә башлый: Альберт Булатов Бөтенрусия ярышларында дүртенче, Руслан Мөхәммәдьяров – алтынчы урынны яулый. Рәфис Рафикъ улы үзе дә районның спорт тормышында актив катнаша. Бик күп методик әдәбият укый, физкультураны укыту серен яхшы белә. Тулы кыйммәтле эш өчен урта махсус белем җитешми дип исәпләп, Оренбург педагогия институтының физик тәрбия факультетын уңышлы тәмамлый. Озак еллар район аттестация комиссиясе әгъзасы булып тора. Бүгенге көндә Рәфис Таймасов – яшьләр өчен остаз, физкультура укытучылары арасында иң өлкәне. Аның педагогик стажы 34 ел. Тормыш иптәше Гөлсинә Рәхимҗан кызы белән менә инде 32 ел бергә гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәше озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән. Таймасовлар балалары белән бик горурлана. Өлкән кызлары Ләйсән гаиләсе белән Салаватта яши, ике бала тәрбиялиләр, уллары Таһир Салават индустриаль колледжын тәмамлаган, Линар – спорт мастерына кандидат.

Рәфис Рафикъ улы җәйге ялы вакытында туган хуҗалыгында чәчү кампаниясе һәм урак эшләрендә ярдәм итә, авылның халык дружинасына җитәкчелек итә. Аны укучылары бик ярата, ул һәркайсында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә сөю уята белә. Аны хезмәттәшләре ярата һәм хөрмәт итә, ул тормышта үзен тапкан кешенең ачык мисалы дип саныйлар, спорт – аның тормышы. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен “БРның иң яхшы физкультура хезмәткәре” исеменә лаек була, югары категорияле укытучы.

Әйбәт укытучылар күп, әмма үз фәненә балаларның сөюен яулауга һәркем ирешә алмый. Рәфис Таймасов моңа ирешкән. Ул һөнәрләре итеп спортны сайлаган яки гомерләре буена спорт белән дус булган укучыларны мавыктыра алган. Сентябрьдә Рәфис Рафикъ улына 55 яшь тула, аңа киләчәктә дә бетмәс-төкәнмәс егәрлек һәм ныклы сәламәтлек телисе килә.

Тәлгать ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фото гаилә альбомыннан алынды.


Читайте нас: