Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
10 август 2018, 14:29

“Зәңгәр беретлар” бәйрәмен лаеклы билгеләделәр

Һава-десант гаскәрләре көне – элиталы гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен истәлекле дата. “Зәңгәр беретлар” аны төрлечә билгели. Кемдер зур тизлектә автомобильләрдә флаглар белән шәһәр буйлап йөри яки фонтаннарда су коена, кемдер тыныч кына үткәннәрен искә алып өйдә бәйрәм итә...

Үткән еллардагы кебек үк 2 августта 11.00 сәгатьтә район үзәгенең Җиңү паркында җыелдылар. Әйе, монда флаглар да, тельняшкалар да, зәңгәр беретлар да бар иде. Җыелгач, элекке десантчылар Хәсрәтле ана һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган иптәшләрен искә алдылар. Ә аннары тантаналы рәвештә иптәшләрен бәйрәм һәм юбилейлары белән котладылар.

Десантчыларның рәсми булмаган җитәкчесе Илшат Надршин районның иң өлкән десантчысы Һадый Ярмөхәммәтовка тельняшка тапшырды, чөнки аның хезмәт елларында элиталы гаскәрләрнең үз формасы булмаган. Шулай ук традицион бүләк – “ВДВ”, ачылган парашют һәм 65 һәм 60 ел дигән гравировкалы көрәк Юнир Йосыповка һәм Ринат Малабаевка тапшырылды. Зәңгәр берет тагын бер өлкән десантчыга – авыруы сәбәпле бәйрәмгә килә алмаган Мөдәрис Котлушинга өйдә тапшырылды.

Җыелучылар бу дөньядан вакытсыз киткән иптәшләрен дә онытмады. Стәрлебаш зиратына барып район десантчылары төркеменә озак еллар җитәкчелек иткән Мидхәт Әхмәдиев каберенә чәчәкләр салды. Ә бакыйлылар Наил Мөштәриев һәм Тимур Вәлишин – Айнур Даутов һәм Рәфис Хәйруллин каберләренә чәчәкләр салып, якташлары истәлеген хөрмәтләде.

Әлбәттә, аннары табигатьтә табын әзерләнде, көч һәм чыдамлыкны сынарга традицион ярышлар булды. Иң мөһиме, Стәрлебаш десантчылары бәйрәмнәрен лаеклы билгеләде.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: