Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
31 июль 2018, 13:35

«Бездән башка беркем дә түгел!»

Һава-десант гаскәрләре. Армиянең элитасы. Малайларның кайсы гына анда хезмәт итү турында хыялланмады икән? Ә менә Һадый Ярмөхәммәтов (рәсемдә), ул турыда хыялланмаса да, өч ел әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм шуның белән горурлана да.

- Узган гасырның 60нчы еллар башында районнарны берләштерү булды һәм мин Стәрлетамак район хәрби комитетыннан армиягә чакырылдым, - дип сөйли Һадый Фаткулла улы. - Ә аңа кадәр хезмәткә алынучыларны җыенга чакырдылар. Шунда мин парашют белән өч тапкыр сикердем. Шушы мине һава-десант гаскәрләренә алуга йогынты ясагандыр, мөгаен.

Һадый Ярмөхәммәтов Баем авылында күп балалы гаиләдә 12нче бала булып дөньяга килә. Аның әтисе сугышта һәлак була, әнисе - гади колхозчы. Ул балачактан хезмәт сөеп, физик яктан нык, түземле егет булып үсә.

- Укуларны Псков шәһәрендә үттем, анда кече командирлар составын әзерләделәр. Соңыннан Рязань шәһәрендә хәрби частьта взвод командиры урынбасары булып хезмәт иттем, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем. - Яшерен-батырын түгел, тәүге мәлдә бик авыр булды. Кайвакыт күзгә яшьләр тула иде, ә аннары өйрәндек. Кайвакыт Калуга өлкәсендә парашюттан сикереп, Рязанга кадәр җәяүләп кайта торган идек. Кышын кардан атлыйбыз. Кар өстендә йоклыйбыз. Ашау - коры паек, бик сирәк кенә ботка эләгә. Үзебезнең частька кадәр ун көнгә якын кайта торган идек. Һәм мондый чаклар еш булды.

Безнең туплану районы - 30 км. Еш кына уку тревогасы буенча торгызалар иде. Шушы километрларны бар көчен салып: берәүләр - йөгереп, икенчеләр - атлап үтә. Дистанция ахырына киемне сыгып алырлык була. Шуңа да һава-десант гаскәрләре - романтика гына түгел, ә тәү чиратта, авыр хезмәт, бетмәс күнегүләр. Безнең полк Кызыл мәйданда парадларда катнаша торган иде, әмма миңа, кызганычка каршы, анда катнашырга туры килмәде. Безнең батальонның чираты җиткәч, парадка уку тревогаларының берсендә башкалардан аерылган Костромадан килгәннәрне җибәрделәр.

Һава-десант гаскәрләре командующие Василий Маргелов безнең полкка еш килде. Ул бик игътибарлы иде. Без аны әти дип йөрттек. Һәр солдат белән сөйләшергә вакыт таба иде, чөнки безне тагын да Варшава килешүендә катнашкан ил җитәкчеләре белән очрашуга әзерләделәр. Шуңа да хәтерләрлек вакыйгалар байтак.

Һадый Фаткулла улы хезмәт иткән вакытта АН-25 самолетыннан 25 тапкыр парашют белән сикерә. Аңардан тыш, хәрби частьта якташларыбыз - Бакый авылыннан Равил Баһаветдинов һәм Айдарәледән Фәнил исемле егет хезмәт итә. Кызганычка каршы, әлеге вакытта Равил Баһаветдинов исән түгел, ә икенчесе армиядән соң Мәскәү өлкәсендә кала. Ул кайткан чакта Һадый абый аның белән берничә тапкыр очраша.

Армиядән кайткан солдатны шунда ук милициягә эшкә чакыралар. Анда дүрт ел хехмәт итеп, ул сәүдә өлкәсенә китә, Первомайский сәүдә предприятиесе директоры була. Ә хаклы ялга Агроснабтан чыга, анда экспедитор булып эшли.

Бүген элекке десантчы Стәрлебаш авылында тормыш иптәше Флүрә Сәлимҗан кызы белән тату гомер кичерә. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

- Элиталы гаскәрләрдә хезмәт итүем белән горурланам. Кызганычка каршы, ул вакытта әлеге кебек матур үзебезнең формалар булмады, - диде ул күңелсез генә.

Шуңа карамастан, десантчы десантчы инде, нинди хәл-шартларда, өстәвенә хәзер, төрле технологияләр заманында, югалып калмый. Менә Һадый абый да озак уйлап тормыйча, футболка сатып алып, анда парашют фотосын һәм десантчыларның: «Бездән башка беркем дә түгел!» дигән девизын яздырып алган.

Афәрин! Бәйрәм белән сезне, зәңгәр беретлар!

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: