Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 июль 2018, 12:28

Һава-десант гаскәрләре көненә карата автойөрү

23 июльдә “Энҗе” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда кеше күп булды – безнең районга “Салют, Җиңү!”республика автойөрүдә катнашучылар килде. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә генә түгел, Һава-десант гаскәрләре барлыкка килүнең 88 еллыгына һәм Кызыл Армиянең 100 еллык юбилеена багышланды.

Автойөрү башыннан катнашучылар республиканың байтак шәһәр һәм районнарында булган, аларның һәрберсендә чараның үз программасы әзерләнгән иде: обелискларга чәчәкләр салу, Һава-десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары белән очрашу, яшь буынга чын парашютлар күрсәтү, Русия Кораллы Көчләр сафында хезмәт итү турында сөйләү.

Үткән якшәмбе, Кыргыз-Миякәдә очрашканнан соң, автойөрүдә катнашучылар безнең районга килде. Районыбызның һава-десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары кунакларны җылы кабул итү һәм аларны төнгелеккә урнаштыру хәстәрен күрүләре сөенечле. Икенче көнне локаль сугышларда һәлак булганнар Стеласына чәчәкләр салу булды. Җыелучылар алдында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова һәм район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов чыгыш ясады.

- Ата-бабаларыбызның батырлыгын онытырга хакыбыз юк, Җиңүнең нинди бәяләр белән яулануын, локаль сугышларда һәлак булган яшь егетләрнең исемнәрен, гомерләрен куркыныч астына куеп Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар турында онытырга тиеш түгелбез. Тагы да күбрәк шәһәрләрне һәм районнарны үз эченә алып, эшегез дәвам итсен, - дип теләделәр алар зур булмаган митинг вакытында. Җавап сүзендә “БР Һава-десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары” төбәк җәмәгать оешмасы әгъзасы Альберт Шәймөхәммәтов стәрлебашлыларга җылы каршылаганнары өчен рәхмәт әйтте һәм җәмәгать оешмасы исеменнән район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровка Рәхмәт хаты тапшырды, ветеран Илшат Надыршинны “Русия Һава-десант гаскәрләренең 88 еллыгы” медале белән бүләкләде.

Чәчәкләр салганнан соң җыелучылар сугышларда һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алды. Бергәләп истәлеккә фотога төшкәннән соң, автомобильләр колоннасы флаглар һәм Һава-десант гаскәрләре символикалары белән юлга кузгалды. Әлеге чын ир-егетләрне Дәүләкәндә түземсезләнеп көтәләр иде.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: