Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
20 июль 2018, 16:58

Һәр сатып алучыга җылы сүз табалар

“1000 вак-төяк” кибете районда күпләгә таныш. Монда товарларның ассортименты бай, өйдә һәм хуҗалыкта кирәк булган нәрсәләрне, балалар һәм өлкәннәр кием-салымнары, уенчыклар, парфюм, спорт товарлары, канцтоварлар, посуда һәм тагын бик күп әйбер сатып алырга мөмкин.

- Безнең кибетне “Миллион вак-төяк” дип атасак дөресрәк булыр иде, - ди елмаеп 36 ел эш стажы булган Рәйлә Галиәкбәрова. – Үзегез күрәсез бит, киштәләрдә күпме товар булуын.

- Чынлап та, бик күп. Сез монда кирәкле товарны ничек тиз генә таба аласыз соң?

- Ничә еллар эчендә өйрәндек инде, - дип сүзгә кушыла байтак елларын әлеге һөнәргә багышлаган хезмәттәше Гүзәлия Сатучина.

Шәхси эшкуарлар, ирле-хатынлы Альмира һәм Ринат Фархшатовларның кибетендә барлыгы биш сатучы һәм йөк ташучы, сәүдә тармагы ветераны Айдар Әскаров эшли.

Алар өчесе дә хезмәт эшчәнлеген районда райпо булган чорда ук башлаган. Ул бетерелгәч, төрле елларда шушы кибеткә эшкә килгәннәр һәм монда эшләүләре белән канәгать.Сатып алучылар һәм кибет хуҗалары әйтүенчә, алар барысы да җаваплы, мөлаем, сабыр, һәр сатып алучыга дөрес якын килә белә. Бер сүз белән әйткәндә, үз эшләренең чын остасы, һөнәрләренә тугры, сатып алучыларны хөрмәт итәләр.

- Үз эшебезне яратабыз, чөнки аңа бик күп еллар багышланган, кибет хуҗалары да бик әйбәт. Безгә ихтирам белән карыйлар, хезмәт хакын вакытында түлиләр, ә бу иң мөһиме, - диләр бертавыштан сәүдә ветераннары.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: