Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
6 июль 2018, 16:24

Хәзерге почтальоннар – үзенчәлекле хезмәткәрләр

Почта – кешелек тарафыннан элек-электән үк кулланылган беренче элемтә төре. XIX гасырга кадәр аның көндәшләре булмаган. Вакыт үтү белән телеграф, телефон, Интернет аны берникадәр кысрыклады, ләкин ул үз урынын беркемгә дә бирергә җыенмый. Бүген хатлар, көндәлек басма матбугат, посылкалар китерүдән тыш, почта халыкка бик күп хезмәтләр күрсәтә. 8 июльдә почта элемтәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен - Русия почтасы көнен билгели.

- Районда 17 почта элемтәсе бүлеге бар, аларда халыкка төрле хезмәтләр – корреспонденция китерү, страховка, рекламаны эшкәртү һәм тарату, пассажир билетларын сату, коммуналь хезмәтләргә түләү, ксерокопировка, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сату белән 87 кеше шөгыльләнә. Шуларның 43е – почтальоннар.

Хәзерге авыл почтальоннары – үзенчәлекле хезмәткәрләр. Алар халыкка гәзит-журналлар таратып кына калмый, кирәкле товарлар белән дә тәэмин итә. Еш кына, психолог ролен дә үтәп, тыңлыйлар, хуплыйлар, ярдәм итәләр. Чөнки аерым өлкән яшьтәгеләргә, алардан башка, беркем дә керми. Авыл почтальонының сумкасы беркайчан да җиңел булмый. Шулай да, эссегә дә, салкынга да карамый, яңгыр яки кар дип тормый, алар көндәлек басмаларны, телеграммаларны, пенсияләрне вакытында китерергә тырыша, - ди Стәрлебаш һәм Федоровка районнары буенча почта элемтәсе цехы начальнигы Лүзия Исәнгуҗина.

Аның әйтүенчә, стәрлебашлылар арасында Зәлия Хәсәнова (рәсемдә) аеруча ихтирам белән файдалана. Ул пенсияләр һәм пособиеләр тарату участогы почтальоны. Зәлия Зөфәр кызы бу вазыйфада 2005 елдан бирле эшли. Ул – башкаручан, намуслы һәм җаваплы хезмәткәр. Игътибарлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел Зәлия Зөфәр кызы халык, җитәкчелек һәм хезмәттәшләре арасында абруй яулаган.

Намуслы эшләгәне өчен күп тапкырлар баш предприятие җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына, Почет грамоталарына, бүләкләренә лаек булган.

- Очрактан файдаланып, хезмәттәшләремне һәм хөрмәтле ветераннарны һөнәри бәйрәм белән ихлас котлыйм һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, район халкына бик кирәкле, җиңел булмаган хезмәтегездә уңышлар телим, - диде Лүзия Галәнур кызы.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: