Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
9 июнь 2018, 11:46

Календарьда бер бәйрәм артты

БМОның Генераль ассамблеясе Русия закон чыгаручылары тәкъдиме белән 30 июньне Халыкара парламентаризм көне дип игълан итте.

БМО Генассамблеясендә катнашучы илләр тарафыннан бу хакта карар бертавыштан кабул ителгән. Моңа Украина вәкиле генә каршы булган.
– БМОның әлеге карарны кабул итүе – бу Русия депутатлары эшен генә түгел, бүгенге дөньяда парламентларның үсеп килүче ролен дә күрсәтү ул, – дип билгели бу уңайдан Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: