Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 июнь 2018, 13:11

“Ул безнең үзебезнеке”, -диләр социаль хезмәткәр турында өлкән яшьтәгеләр

Хәлекәй авылыннан Әнфисә Могаттарованы (рәсемдә) күпләр мәрхәмәтле, ярдәмчел шәфкать туташы буларак хәтерлидер, мөгаен. Медицина училищесын тәмамлау белән ул авыл фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнаша. Аннары балалар бакчасында, почтада хезмәт сала. Язмыш кушуы буенча биш ел элек социаль хезмәткәр булып эшли башлый.

Ул дистәдән артык өлкән яшьтәгеләрне карый. Төгәл сан әйтеп булмый, чөнки кемдер кышка балаларына китә, ә кемгәдер ул болай гына, мөмкинлек булганда ярдәм итә. Мөгаен, шундый очракта һөнәр яшәү рәвешенә әвереләдер. Иң яшь әби – 80 яшьтә, ә иң өлкәне Гөлсем Рәхимкуловага – 94 яшь. Әнфисә Муллахмәт кызының эш көне иртән башлана: тиз-тиз үзенең йорт эшләрен карый да әбиләр янына йөгерә. Гөлләренә су сибә, сөйләшә, авыл хәбәрләрен сөйли, ә аннары бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр һәм хәстәрлекләр. Кибеткә барырга, район үзәгеннән дарулар алып кайтырга, коммуналь хезмәтләргә түләргә, идән юарга, ашарга пешерергә... Кышын – кар көрәргә, язын – бакча казырга, бәрәңге һәм башка яшелчәләр чәчәргә, җәен – аларны карарга, көзен кышка салатлар да ясаган чагы бар. Ә бит әле әбиләр янына дәваханәгә барырга, дарулар рецептлары алу өчен чиратларда утырырга да туры килә. Эше катлаулы, әлбәттә, ләкин кул хезмәте социаль хезмәткәр эшендә иң катлаулысы түгел. Ә менә әбиләрнең сызлануларын, чирләүләрен, хәлсезләнүләрен даими күрү – иң кыены. Әбиләр дә бит төрлечә була. Ә Әнфисә Могаттарова әбиләрдән уңган - алар бик әйбәтләр. Ә бәлки, ул үзе бар нәрсәдә яхшылык кына күрүче изге җандыр. Бусагадан атлап өйгә керү белән Әнфисә Муллахмәт кызы әбинең хәле ничек булуын күреп ала. Кайвакыт өйдәге эшләргә караганда аралашу һәм рухи ярдәм мөһимрәк булып чыга.

Аңа күп сынаулар кичерергә туры килә. Бер-бер артлы ире, яраткан улы якты дөньядан китеп барган. Тормыш сынауларына карамастан, ул дөньяга, әйләнә-тирәдәгеләргә мәрхәмәтлелелен, сөюен югалтмый.

- Кайвакыт өйгә арып-талып кайтып керәсең. Ә өйдә кызларым Лилия һәм Айсылу көтә. Алар белән дә сөйләшергә, аларны тыңларга кирәк, ә син көн буена күпме кеше белән аралашып арыган буласың! Кызларым мине аңлый. Минем тәрбиядәге әбиләрнең барысын да белә, сораша, кызыксына, миңа җиңелрәк булсын өчен бергәләп эшләшеп тә йөриләр. Картәниләренә, минем әниемә – 88 яшь. Шуңа күрә алар өлкән яшьтәгеләргә хөрмәтнең нәрсә икәнен белә, аларга аерым игътибар кирәклеген аңлый. Өлкән кызым минем картлыгымның бәхетле булачагын әйтә. Чөнки, ди ул, өлкән яшьтәгеләр өчен эшләгән изгелекләрең үзеңә йөзе белән кайтачак. Җитәкчебез Өлфәт Хөсәеновка рәхмәт әйтәсе килә. Ул изге күңелле, ярдәмчел, аңлаучан һәм, әлбәттә инде, коллективыбыз тату, бердәм.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: