Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 июнь 2018, 13:53

Шатлыклар да, кайгылар да бергә

Халыкны социаль яклау дәүләтнең иң мөһим функцияләренең берсе, иҗтимагый тотрыклылык күрсәткече булып тора. Бу системаның оешуы тарихи булуын онытырга тиеш түгелбез...

Стәрлебаш районында социаль тәэминат бүлеге турында мәгълүматлар 1946 елдан башлана. Социаль яклау бүлегенә 1943 елның 15 декабреннән 1946 елның декабренә кадәр Йомадилов Зинәт Фаткулла улы, 1946 елның гыйнварыннан 1953 елга кадәр – Адушев Николай Григорьевич, 1953 елның августыннан 1963 елның гыйнварына кадәр – Латыйпов Ислам, 1964 елның мартыннан 1974 елның октябренә кадәр – Әхмәтов Абдулла Шәнгәрәй улы, 1975 елдан 1983 елга кадәр – Коваленко Дмитрий Иванович, 1984 елдан 1997 елның апреленә кадәр – Сөяргулова Мөнәвәрә Таҗимөлек кызы, 1997 елның апреленнән 1997 елның декабренә кадәр – Усманова Зөлфия Фәрит кызы, 1998 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр – Усманов Марс Марат улы, 1998 елның декабреннән бүгенге көнгә кадәр – Гыйниятуллина Зөлфия Фәрит кызы.

1963 елның гыйнварында, районнарны эреләтү һәм безнең районны Стәрлетамак районы белән берләштерү сәбәпле, социаль тәэминат буенча мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләре Стәрлетамак райсобесына тапшырылган, ә 1964 елда район советы башкарма комитетының социаль тәэминат бүлеге Әхмәтов Абдулла Шәнгәрәй улы җитәкчелегендә Стәрлебаш авылында янә үз эшчәнлеген башлый. Бүлектә алты инспектор эшли, 3551 граждан исәптә тора.

1984 елның июленнән 1997 елның апреленә кадәр бүлеккә Сөяргулова Мөнәвәрә Таҗимөлек кызы җитәкчелек итте. Ул 30 елдан артык гомерен сугыш һәм хезмәт ветераннарының, төрле категория инвалидларының, аеруча инвалид балаларның хокукларын яклауга багышлады. Тәү башлап ул ачыктан-ачык инвалид балаларның, ташланган балаларның өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтте. Тәтер-Арслан авылында ветераннар йорты ачылуда, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәге ачылуда аның өлеше зур. Ул хәйрия чаралары оештыра иде, “Әйберләр банкы” төзеде, аның хезмәтләреннән авыр вакытта мохтаҗлыгы булган һәркем файдалана алды.

1994 елда пенсия һәм пособиеләрне тәгаенләү һәм түләү турыдан-туры район хакимиятенең Халыкны социаль яклау бүлегендә тормышка ашырыла башлады. Шунда яңа бүлекләр төзелә: ана һәм балалык эшләре бүлеге, ветераннар, инвалидлар буенча бүлек. Эшләр компьютерлар ярдәмендә алып барыла башлый. Болар барысы да белгечләрнең эшен күпкә җиңеләйтергә мөмкинлек бирде.

1997 елда бүлекнең бурычлары киңәйтелде – социаль страховканы үстерү, социаль хезмәтләндерүне оештыру, социаль гарантияләрне тәэмин итү, гаиләне, хатын-кызларны, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социаль яклау оештырылды.

2006 елның 1 гыйнварыннан 2013 елга кадәр халыкны социаль яклау бүлеге төрле үзгәрешләр кичерде. Оешманың исеме үзгәрде, әмма эшчәнлекнең асылы һәм төп бурычлары шул ук калды – законнарга ярашлы гражданнарга социаль ярдәм тәэмин итү.

Шушы еллар эчендә хәл ителүче бурычлар артканнан артты. Чагыштыру өчен: 53 ел элек социаль тәэминат органы тарафыннан 3551 гражданга 458 мең сумлык түләү тормышка ашырылган, хәзерге вакытта социаль ярдәм бүлеге аша 15391 кеше 56 төрдән артык социаль ярдәм чарасы ала (ташламалар, пособиеләр, өстәмә түләүләр, компенсацияләр һ.б.). 2018 елның 1 гыйнварына карата район территориясендә яшәүче халыкның социаль якланмаган катламына социаль ярдәм чараларын тормышка ашыруга 58 млн. сумнан артыграк тотылган. Законнарда каралган социаль ярдәм чарасы алуга 2043 белешмә бирелгән. 2017 ел эчендә безгә 11169дан артык кеше мөрәҗәгать итте.

Әлеге системаның төп казанышы һәм хәрәкәтләндерүче көче – үзләрен социаль эшкә багышлаган кешеләр. Белгечләрнең халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә зур тәҗрибәсе һәм күпьеллык стажы бар, алар зур эмоциональ һәм физик йөкләмә белән эшли. Район халкы үзләренең бәлаләре һәм проблемалары белән беренче чиратта аларга килә. Монда мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер изге йөрәкле кешеләр эшли. Социаль ярдәм бүлеге коллективы зур түгел, ләкин бердәм. Монда Зөлфия Кәрим кызы Камалетдинова, Гүзәлия Шамил кызы Рөстәмова, Миләүшә Гамир кызы Исхакова, Нурзидә Бибулат кызы Шәрипова, Фәнил Хөснетдин улы Туктаров, Айгөл Хәлим кызы Галиева, Айгөл Фәргать кызы Әминева, Александр Иванович Дмитриев кебек үз эшләренең осталары эшләде һәм эшли.

Кызганычка каршы, социаль хезмәткәрләр эшенең мөһимлеге әлегә тулысынча бәяләнми.

Агымдагы елның 1 июленнән БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Салават шәһәре буенча Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәсе Стәрлебаш районы бүлеге үз эшчәнлеген туктата, бүлекнең гаризалар һәм документлар кабул итү, консультация, белешмәләр бирү эшләре Күпфункцияле үзәк белгечләре тарафыннан “бер тәрәзә” принцибы буенча башкарылачак.

Хөрмәтле коллегалар! Үз эшегезгә тугры, мәрхәмәтле булганыгыз, кеше хәленә керә, аңлый белгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Төрле яшьтәге һәм төрле социаль хәлдәге меңләгән кеше сезнең җылыга һәм хәстәрлеккә чорналган: болар өлкән яшьтәгеләр һәм балалар, инвалидлар, аз тәэмин ителгән гаилә әгъзалары, ветераннар һәм күп балалы аналар. Җиңел булмаган, киеренке хезмәтегез, түземлелегегез, изге күңелегез һәм рух күтәренкелеге өчен рәхмәт сезгә!

Социаль хезмәтнең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән котлыйм! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, катлаулы, ләкин изгелекле хезмәтегездә уңышлар, иминлек телим!

Зөлфия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, Республика халыкны социаль яклау үзәге Салават шәһәре буенча халыкны

социаль яклау идарәсе филиалы

Стәрлебаш районы бүлеге начальнигы.

Читайте нас: