Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 июнь 2018, 12:41

Пенсия фонды хәбәр итә!

Республикада 1 июньнән июнь ае өчен пенсияләр һәм социаль түләүләр тарату башланды. Русия көнен һәм Ураза бәйрәмен билгеләү белән бәйле, почта элемтәсе оешмалары тарафыннан алар түбәндәге график буенча биреләчәк:

9 һәм 11 июньдә – графикка ярашлы пенсия 12 июньдә китерелергә тиешле кешеләр өчен;

13, 14 июньдә - графикка ярашлы пенсия 15 июньдә китерелергә тиешле кешеләр өчен.

Һәр пенсия алучыга төгәл даталар май ае өчен пенсия бирү квитанциясендә күрсәтелгән иде. 18 июньнән пенсияләр билгеләнгән графикка ярашлы таратыла.

Пенсияләрен 12 һәм 13 июньдә кредит оешмалары аша алучыларга пенсия 9 июньдә күчерелә, калганнарга – килешүдә билгеләнгән вакытка.

Русия Пенсия фонды БР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Читайте нас: