Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
1 июнь 2018, 16:25

Бүген — Халыкара балаларны яклау көне

Балаларның көлүе Яңгыратып көлсәк бергәДөньяның бар балалары,Җир шатлыкка һәм бәхеткәКүмелмичә калаламы?

Тынычлыкның җыры сыман.
Ул көлүгә балачакның
Әллә күпме җыры сыйган!
Кирәк түгел тәрҗемәче —
Көлешәбез бер телдә без.
Бергә булсак, бердәм булсак,
Бирешмәбез беркемгә без!
Балаларның көлешкәнен
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!
Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә.
Бәхетле дә, көчле дә без,
Бергәләшеп көлгәч кенә!
Ә балалар көлә икән
Илебездә, Җиребездә,
Димәк, Җир дә исән әле,
Имин, димәк, илебез дә!
Роберт Миңнуллин.
Читайте нас: