Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 Май 2018, 12:27

Туган илнең чын сакчылары

Йомагуҗа авылыннан Таһир Габделхак улы һәм Азат Таһир улы Заһировлар чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычларын намуслы үти. Берсе илнең көнбатыш, икенчесе - көнчыгыш чиген саклый. Икесе дә II дәрәҗә «Чик гаскәрләре отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән. Һәм ел саен аталы-уллы, яшел фуражкаларын киеп, зур горурлык белән чик буе гаскәрләре көнен билгели.

Таһир Заһиров армия хезмәтенә 1972 елның көзендә алына. Карпат аръягы өлкәсендә хезмәт итә. Аларның 32нче биек тау заставасы Көнбатыш чиге округы составына керә. Алар Румыния чигендә тынычлык сагында тора.

- Тирә-якта Карпат таулары. Участок территорияләрен җәяүләп йөреп чыгу мөмкин түгел иде диярлек. Без күбрәк атка атланып йөрдек. Безгә, авыл егетләренә, балачактан атта йөри белгәнлектән, бу авыр булмады. Стәрлебаш районыннан без дүртәү идек. Әлегә кадәр Тәтер-Арслан авылыннан Хәйдәр Бикчәнтаев белән аралашам. Аның белән бергә армиягә киттек, бергә кайттык. Шулай ук Табылды авылыннан, район үзәгеннән дә егетләр булды, алар белән чик сагында хезмәт иттек, - дип сөйли ветеран-чик сакчысы.

25 ел үткәч Таһир Габделхак улының улы Азатка да элиталы чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килә.

Ул да армиягә көз көнне алына.

- 97нче елның ноябрендә без, республикадан хезмәткә алынган 100дән артык егет, поездда Көнчыгышка таба юнәлдек. Бер атна бардык. Укуларны Приморск краеның Камень-Рыболов поселогында үттем, безнең частьны таратканнан соң Амур өлкәсендә хезмәт иттем.

- Урман, таулар, табигать - искиткеч. Кар юк диярлек. Әгәр иртән ап-ак кар ятса, көндез бер кар бөртеге дә калмый, - дип сөйли Азат Заһиров. - Янәшәдә генә - Амур елгасы. Аның бер ярында - Русия, икенчесендә - Кытай. Әйткәндәй, ул якларда Кытай халкы бик күп. Базарда да сәүдә итәләр, производствода да эшлиләр. Чикне бозып үтүчеләр белән очрашырга туры килмәде, ә менә күрше заставада берничә кешене тотканнар, әмма соңыннан ачыклануынча, алар адашкан булып чыкты.

Азат Таһир улы әйтүенчә, чик буе гаскәрләре көнен алар әйбәт компаниядә, үзләре кебек үк элекке чик сакчылары белән билгели.

Барлык чик буе сакчыларына Заһировлар сәламәтлек, тынычлык, изгелек һәм һәрвакыт көчле, кыю ир-егетләр булып калуларын теләде.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Фотолар Заһировларның дембель альбомнарыннан алынды.

Рәсемдә: Таһир Заһиров, Азат Заһиров.


Читайте нас: