Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 Май 2018, 12:32

Хуш мәктәбем, белем учагы!

Кызлар – ак тасмалар бәйләгән, егетләр купшы галстукларда. Мондый тантана өчен бик килешә – бүген соңгы кыңгырау яңгырый. Дулкынлану өчен алда сәбәпләр күп әле, әлбәттә: имтиханнар тапшыру, аттестат алу һәм... һөнәр сайлау. Тормышта перспективалы һәм яраткан эшең булсын өчен укырга кая барырга? Ә бүген бу борчылуларга урын юк, бүген зур бәйрәм.

Бу ишекләрне ачып кергәндә алар әле бала гына булган, парталар артына утырып, укытучы белән танышкан. Биредә дусларын тапкан, тәүге җиңүләргә ирешкән. Беренче уңышсызлыклар әчесен татыган. Алар үскән. Һәм менә мәктәп бусагасын атлап чыгар чак җиткән. Кичә районның барлык мәктәпләрендә тантаналы чаралар үтте. Быелгы уку елында районның 209 тугыз класс укучысы төп мәктәп курсын тәмамлый һәм 11 классны тәмамлаучы 100 чыгарылыш укучысы мөстәкыйль тормыш юлына аяк баса. Аларның 18е “Укуда аерым уңышлары өчен” медаленә дәгъва итә.

Иртәдән үк тантаналы линейкалар үткән мәктәпләрдә үзенчәлекле шатлыклы мохит сизелә иде. Әлеге бәйрәм көнендә мәктәпне тәмамлаучылар район хакимияте вәкилләреннән, укытучылардан, дусларыннан, ата-аналардан котлаулар кабул итте. Ә алар, үз чиратында, чыгышларында мәктәпкә булган барлык сөюләрен күрсәтергә тырышты. Бүген алар өлкәнәйгән, укытучыларның хезмәтенә чын-чынлап бәя бирә белә. Аларга бар күңелләрен, йөрәкләрен биреп, укытучылар рәхмәт сүзләре көтми, бары тик һәр укучының әйбәт кеше булачагына ышана.

Район үзәгенең 1 санлы урта мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме шатлыклы да, бер үк вакытта бераз моңсу да үтте (рәсемдә). Чара үткән урында мәктәп алдында урын да калмаган. Укытучылар, ата-аналар, кунаклар – алар барысы да тантана башлануны түземсезләнеп көткән. Котлау һәм изге теләкләр белән чыгарылыш укучыларына БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе урынбасары, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты ярдәмчесе Альбина Касыймханова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лилия Кәримова, мәктәп директоры Рафикъ Әбүләев, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының халык һәм атказанган укытучысы, РФ Мәгарифенең почетлы хезмәткәре, халык мәгарифе отличнигы Минеханә Баһаветдинова, беренче укытучылары, ата-аналар мөрәҗәгать итте.

Быел 1 санлы урта мәктәптә соңгы кыңгырау 11 классны тәмамлаучы 51 һәм 9 классны тәмамлаучы 59 укучы өчен яңгырады. 11 класслар арасында бишесе район хакимияте башлыгы стипендиясенә лаек булды. Болар Дилара Абдрахманова, Ринат Галәветдинов, Рөстәм Җиһаншин, Залина Шәрипова, Илнур Хөсәенов. Алина Кәримова һәм Алина Баязитова педагогик коллективның “Persona Grata” премиясе белән бүләкләнде. Залина Шәрипова Н.М.Баһаветдинов исемендәге премия белән бүләкләнде.

Чыгарылыш укучылары башкарган искиткеч матур җырлар, шигырьләр һәркемгә мәктәп елларын хәтерләтте. Һәм менә укучылар мәктәп вальсында әйләнә... Алар яшь, бәхетлеләр, ышаныч һәм энтузиазм белән тулы. Алда – кызыклы, онытылмаслык озын юл. Ә бу соңгы кыңгырау – биеклекләргә ирешүнең беренче баскычы гына! Еллар үтәр, хәтердән күп нәрсә җуелыр. Мәктәп елларындагы дусларын фоторәсемгә карап искә алырлар. Кызлар качырып кына яшьләрен сөртә. Өлкәнәеп киткән егетләрнең күзләрендә моңсулык, шулай да бүген зур бәйрәм – соңгы кыңгырау, мәктәп белән хушлашу.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотолары.



Читайте нас: