Бүгенге көндә районда 11 сугыш ветераны яши. Алар өчен 8 майда район Мәдәният йортында бәйрәм концерты һәм чәй табыны әзерләнгән иде. Мәдәният йортына кергән чакта ветераннар укучылар кулыннан Георгий тасмалары һәм аларның батырлыгына хөрмәт һәм истәлек билгесе - чәчәкләр алды. Бер-берсе белән яңалыкларны бүлеште, берсен-берсе котлады. “Бу бәйрәмдә без горурлык һәм хөрмәт тойгылары белән тарихтагы иң коточкыч сугышта илебезне яклаганнарның батырлыгын данлыйбыз. Җиңүнең корал көче белән генә түгел, барыннан да элек – халкыбызның рух ныклыгы нәтиҗәсендә яуланганын беләбез. Туган илне яклап, сез безгә үз җиребездә ирекле яшәү хокукын бүләк иттегез. Батырлар турында истәлек һәрвакыт безнең йөрәкләрдә саклана. Сугыш чорында күрсәткән үлемсез батырлыгыгыз өчен алдыгызда баш иябез, ветераннар һәм тыл эшчәннәре. Бөек Җиңү көне белән!”, - диде район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, ветераннарны шушы изге бәйрәм белән котлап. Шулай ук җыелучыларны Миякә һәм Стәрлебаш районнарының хәрби комиссары Ринат Латыйпов һәм район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов җылы котладылар. Аннары район Мәдәният йортының үзешчән артистлары башкаруында сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Чыгышлар ветераннарга һәм катнашучыларга нык тәэсир итте. Күпләрнең күзләрендә яшь күренде. Концертның ахырында бөтен зал басып, Илдар Баһаветдинов белән бергә җырлаган “День Победы” җыры аеруча дулкынландыргыч яңгырады.
Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.