Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
19 апрель 2018, 19:11

Бүген - Полиграфия көне

Бүген Русиядә Полиграфия көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм 2014 елдан билгеләнә башлады.

“Полиграфия” – китап, журнал, гәзит, этикетка кебек басма продукция чыгару белән бәйле җитештерү тармагы гына түгел, ул төрле һөнәрләрне — дизайнер, мөхәррир, менеджер, инженерлар хезмәтен дә берләштерә. Техник яңалыклар һәм компьютер технологияләре ярдәмендә полиграфия продукциясе даими төрләнә.
Хәзер полиграфиягә товар төрү, сувенир һәм реклама продукциясе, классик һәм стандарт булмаган фото ясау хезмәтләре дә керә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: