Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
12 апрель 2018, 11:28

12 АПРЕЛЬ – КОСМОНАВТИКА КӨНЕ

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәре­леп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Ләкин беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә "МиГ-15" машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак тә булды.

Квалификациясен югалтмау, Галәмдәге үз урынын ныклы тотып тору өчен, Юрий Гагарин тагын да җиһанга очарга ниятли һәм... билгесез сәбәпләр аркасында шулай бөтенләй юкка чыга...

Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын вәкилләренә ул – үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде. Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була – СССР Аме­риканы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан!


http://www.116tat.ru/2014/04/kosmonavtika-kone.html сайтыннан алынды.
Читайте нас: