-11 °С
Болытлы
Балалар иҗат йорты мәйданында үткән бәйрәмдә балалар берләшмәләренең педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре, шулай ук коймак исен сизгән һәм уйнарга, күңел ачарга теләгән бөтен кеше катнашты. Дәртле музыка бәйрәм мохите тудырды, ә балаларның күңелле шау-шуы тагы да күбрәк сөенеч һәм шатлык өстәде. Күңелле шамакайлар, Масленица, Кыш, Яз-сылу һәркемнең күңелен күтәрде. Балалар зур канәгатьлек белән әйлән-бәйлән уйнады, “Аркан тартышу”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Чана шуу” (рәсемдә) конкурсларында катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
Бәйрәмдә катнашкан һәркем рус халкының чагу бәйрәмнәренең берсе – кышны озату бәйрәмендә булып, рух күтәренкелеге алды. Аннары балалар самавырда кайнаган чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйланды.