Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
21 февраль 2018, 11:29

Күңел ачтылар, коймак белән сыйландылар

Масленица халыкта иң популяр бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Күңелле һәм шау-шулы уеннар, купшы киемнәр, мул табыннар – халыкның күңел киңлеген чагылдыра. Бу атнада бар җирдә дә коймаклар пешерелә, уеннар, бәйрәм ярминкәләре һәм базарлары оештырыла. Үткән җомгада стәрлебашлылар да йоладан читтә калмады, район Мәдәният йорты алдында зурлап кыш озатуны бәйрәм итте.

Тылсымлы таяк белән болгадылармыни, мәйданда аш-судан сыгылып торган өстәлләр пәйда булды: сушкалар, пәрәмәчләр, алсу йөзле коймаклар, прәнекләр, ләвәшләр – табыннарда нәрсә генә юк! Район үзәгенең оешмалары конкурс-ярминкәгә җентекле әзерләнгән. Өстәлләрдәге тәм-томнарны комиссия әгъзалары бәяләде. Бәйрәм табынын бизәү үзенчәлеге, аерымлылык һәм, әлбәттә инде, ризыкның сыйфаты, тәмлелеге исәпкә алынды. Һәр коллектив мул өстәл әзерләгән. Бигрәк тә Балалар иҗат йорты коллективының табыны, аның вәкилләре кебек үк, кызыклы һәм иҗади булды. Иҗат йортын сурәтләгән өй, Гаилә елына багышланган кул эшләре, ел символы – Эт, шулай ук байбикә, бабай – болар барысы да коймактан эшләнгән. Мондый матурлык, коймаклардан ясалган әйберләр күз карашын җәлеп итте. Кайбер коллективларның чыгышлары такмаклар, җырлар һәм биюләр белән оста үрелеп баруы белән аерылып торды. Шундыйлар арасында үзәк район дәваханәсе, район авылара китапханәсе, реабилитация үзәге һәм 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе коллективларына тиңнәр булмады. Катнашучылар коймактан нинди генә тортлар уйлап чыгармаган. Мәсәлән, 4 санлы “Акбузат” балалар бакчасы коллективы бик матур шоколадлы коймак торты пешергән, ә коррекция мәктәбе вәкилләренең коймак-торты киви белән бизәлгән иде.

Кунакларны һәм район халкын бәйрәмгә коймак исе генә түгел, район Мәдәният йортының үзешчән артистлары башкаруындагы күңелле халык җырлары да җәлеп итте. Күңелләргә үтеп керүчән җырларны бәйрәмгә килүчеләр дә кушылып җырлады һәм биеде. Бер сүз белән әйткәндә, чын халык бәйрәме мохите хакимлек итте. Масленица кызыклы, җанлы, күңелле үтте. Бәйрәм ахырында карачкы яндыру – кыш белән хушлашу йоласы булды. Ул стәрлебашлыларга киләчәккә өмет өстәп, тиз янып бетте.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: