Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
14 февраль 2018, 11:14

Сихри һәм хисле бәйрәм – Гашыйклар көне

Мәхәббәт. Ул теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә сәләтле. Мәхәббәт безне канатландыра һәм бәхетле итә. Иң матур һәм хисле бәйрәмнәрнең берсе – Изге Валентин көне алдыннан без стәрлебашлылар арасында сөю темасына блиц-сорашу үткәрергә булдык. Алар фикеренчә, бу көнне кемнәр бәйрәм итәргә тиеш? Гашыйклар көне уңаеннан респондентларыбызның фикерләре менә нинди.

Алина Әхмәрова, 19 яшь, кияүдә түгел:

- Минем фикеремчә, бу көннең бернинди кысалары юк. Аны һәркем үзенчә бәйрәм итә ала. Туганнарыма, ахирәтләремә һәм, әлбәттә инде, сөекле әниемә җылы хисләремне белдерергә, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтергә ниятлим.

Ринат Хөсәенов, 35 яшь, өйләнгән:

- Гашыйклар көне – бик матур бәйрәм. Кызганычка каршы, бу көнне бөтен кеше дә бәйрәм итми. Мәхәббәт – тормышта иң мөһим нәрсә – гаилә нигезе. Сөеклемә истә калырлык сувенир, чәчәк бәйләме бүләк итү, барысы өчен дә рәхмәт әйтү өчен яхшы сәбәп. Көндәлек мәшәкатьләр белән без еш кына җылы сүзләргә вакыт таба алмыйбыз яки онытабыз.

Маһира Вәлитова, 55 яшь:

- Миңа 55. Пенсионер дисәң дә була. Нинди Гашыйклар көне инде диючеләр табылыр. Алай булмый торсын әле! Күңелем белән мин үземне яшь итеп тоям. Һәм мотлак бу бәйрәмне билгелим. Балаларны, ахирәтләрне, дусларымны котлыйм. Аларга Интернет аша Валентинкалар җибәрәм. Бу бәйрәмнең булуына, кешеләрнең бер-берсенә чираттагы тапкыр сөюен белдерә алуына сөенәм.

Лиана ЯРМИЕВА.

Читайте нас: