Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 гыйнвар 2018, 11:26

Студентлар өчен иң күңелле көн

25 гыйнварда Русия студентлары бәйрәмнәрен билгели. Алар арасында якташларыбыз - Башкорт дәүләт медицина университетының беренче курс студентлары Арина Кәлимуллина һәм Ирина Андреева.

Аларга карап кинофильмнан сүзләр искә төшә: «Активистлар, спортчылар һәм... сылукайлар!»

Арина 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Мәктәп һәм укытучылар турында аңарда тик яхшы тәэссоратлар гына, анда алган ныклы белемнәре Башкорт дәүләт медицина университетында да яхшы укырга ярдәм итә. Кыз биюләр, рәсем ясау, волонтерлык белән мавыга. Балаларга ярдәм итәргә, аларның күңелен күтәрергә ярата.

Аңа стоматолог һөнәрен үзләштерергә әти-әнисе киңәш иткән. Нәселләрендә ул беренчеләрдән булып медицина һөнәрен сайлаган. Университетта уку катлаулы, әмма бик кызыклы һәм аңа охшый.

- Кешеләрне яратам, аларга ярдәм итәргә һәм йөзләрендә һәрвакыт бәхетле елмаю күрергә телим, - ди студент кыз.

Ә менә Иринаның әнисе медик һәм кыз аның ничек итеп кешеләргә савыгырга ярдәм итүен балачактан күреп үсә. Һәм ул аның кебек үк булырга карар итә.

Ирина район үзәгенең 2 санлы урта мәктәбен тәмамлаган. Аның мавыгулары күп. Бию, фотога төшерү, йөгерү, чигү белән шөгыльләнгән.

Бүгенге көндә кызлар башлары белән студент тормышына чумган. Алар өчен иң мөһиме уку, әлбәттә. Алар дәреслекләрне үзләштерә, лекцияләргә һәм семинарларга йөри. Вакыт үтү белән алардан менә дигән табиблар чыгар дип ышанабыз. «Бәйрәмегездә нәрсә эшлисез?» - дигән сорауга кызлар елмаешып, бертавыштан: «Укыйбыз! Шулай ук өлкән курстагыларны карыйбыз», - диделәр.

Рәйсә МУСИНА. Фотолар А.Кәлимуллина һәм

И.Андреева тарафыннан бирелде.
Читайте нас: